район китапханәсенең уку залына “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы узды (Мәдәният Бүлеге)

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

14 сентябрь көнне район китапханәсенең уку залына “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышына Саба муниципаль районы башкарма Комитетының мәдәният бүлеге белгече  Якубова Лилия Раиф кызы һәм әйдәп баручы методист Габдулхаков Газинур Галиәскәр улы чакырулы иделәр. Алар ветераннарны мәдәният өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырдылар. Үткәрелгән чаралар, төрле конкурсларда катнашу, райондагы фольклор ансамбльләре, клубларда ремонт һәм төзелеш эшләре, кадрлар әзерләү, һ.б. турында сөйләделәр. Өлкәннәр көне белән котлап, 30 сентябрь көнне куелачак, “Өмет” исемле спектакльгә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International