13 сентябрь көнне Шәмәрдән балалар китапханәсенә “Әкият” балалар бакчасының өлкәннәр төркеме экскурсиягә килде. Алар белән “Татарстан – туган төбәгем” – танып-белү сәгате үткәрелде. Электрон презентация ярдәмендә, китапханә мөдире Н.Гатиятова балаларга Республиканың төзелү тарих, Татарстанның Дәүләт символлары белән таныштырды, туган төбәгебезнең табигате, халык хуҗалыгы казанышлары, милли бәйрәмнәре турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып кечкенәләр өчен басылган китапларны, мультфильм карадылар. Истәлекле бүләкләр бирелде. (Мәдәният Бүлеге)