«Герой своего времени» әдәби уку

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

14 октябрь көнне, Шәмәрдән авыл балалар китапханәсе,«День лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән VII Төбәкара акция кысаларында, Шәмәрдән лицееның 2в сыйныф укучылары өчен, (сыйн. җитәкчесе Байгузина Г.Ю.) «Герой своего времени» дип исемләнгән әдәби укулар үткәрде.

 Китапханәче Зарипова И.Х. укучыларны бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында укучылар шагыйрьнең «Осень», «Парус», «Тучи», «Утес», «Листок», «Весна» кебек шигырьләрен укыдылар. Чара азагында шагыйрьнең гаиләсе, тормыш юлы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International