ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

3 июль көнне Казанда узган II Бөтенроссия "Ак калфак" укучы кызлар бәйгесенең бүләкләү тантанасында Оет авыл китапханәсенең актив китап укучысы Гыйльметдинова Әдилә Азат кызы да катнашты.Әдилә бәйгедә уңышлы чыгыш ясаганы өчен II нче дәрәҗә дипломга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе мәдәният бүлеге

13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе
13 февраль көнне район китапханәсенең уку залына “Сөембикә”
клубының чираттагы утырышына Саба районы мәдәният йорты белгече
Габдулхаков Газинур Галиәскәр улы чакырулы иде. Ул “Сөембикә”леләрне
мәдәният өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. Үткәрелгән чаралар,
төрле конкурсларда катнашу, райондагы фольклор ансамбльләренең
эшчәнлеге турында сөйләде. Әңгәмә ахырында 26 февральдә булачак
“Балкыш” фестиваленең йомгаклау концертына чакырды.
Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан  район китапханәләрендә  һәм мәдәният йортларында төрле чаралар үткәрелә. Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә “Батыр булып тумыйлар” – патриотик тәрбия сәгате, Пүкәл  һәм Ике  Басу Арташ авыл китапханәләрендә, мәдәният йортлары белән берлектә «Якташларыбыз – Бөек Ватан сугышы геройлары» дип исемләнгән батырлык дәресләре уздырылды, китап күргәзмәләренә күзәтү оештырылды.  

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

31 гыйнвар көнне район китапханәсенең уку залында Рәхимә Вәлиуллинаның " Самый шулай" китабы презентациясе булды. Чарада Казан шәһәренең "Ак тирәк" башкорт фольклор ансамбле җитәкчесе Гыйлфанова Әлфия һәм Вәлиәхмәтова Кәүсәрия башкаруында җырлар яңгырады. Кичә бик күңелле узды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Язучы,журналист Гөлсинә Галимуллина исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Ул үзенең тормышын башкаларны да яхшы эшләргә рухландыра торган изге гамәлләр белән бизәп яши. Үзе белем алган Эзмә урта мәктәбендәге иң яхшы укучылар ел саен Гөлсинә апаларының махсус бүләгенә лаек булалар. Казан Дәүләт Федераль университетының журналистика бүлегендә,Саба аграр көллиятендә белем алучы студентлар ел дәвамында Гөлсинә Галимуллина исемендәге махсус премияне алу өчен тырыша. Ә хәзер әлеге дәрәҗәле бүләк Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләренә дә тапшырыла башлады. "Китапханәчеләр - алар язучыларның,шагыйрьләрнең,гомумән әдипләребезнең китапларын халыкка тәкъдим итүчеләр,китап укытучылар. Ә әдәбият белән дус булмаган кешеләр матур фикер йөртергә сәләтле түгелләр" - ди үзенең чыгышында язучы. 30 гыйнвар көнне "Тулпар" ресторанында уздырылган чираттагы "Әдәби кунакханә" чарасында,Гөлсинә Галимуллина махсус премиясен Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Кызыл-Мишә авыл китапханәсе мөдире Әүхәдиева Гөлнәзирә Тәлгат кызына тапшырды. Һәр елда тапшырыласы Гөлсинә Галимуллина исемендәге махсус премиягә ия булыр өчен,язучы китапханәчеләрне актив булырга чакырды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 30 гыйнвар көнне, "Тулпар" ресторанында,  "Әдәби кунакханәнең" чираттагы утырышында ,танылган шагыйрә,күп кенә җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан белән иҗади очрашу узды. Шагыйрә үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.Кичә дәвамында авторның шигырьләре укылды һәм аңа ихлас теләкләр җиткерелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

2
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2 гыйнвар көнне Район балалар китапханәсе узәк китапханә белән берлектә нәниләр һәм әти-әниләр өчен үзәк чыршы янында Яңа ел бәйрәме уткәрде. Кыш бабай һәм Кар кызы, урман җәнлекләре белән бергә нәни дусларын тәбрикләргә килде. Сәхнәләштерелгән тамашада балалар әкият геройлары белән бергәләп чыршыны эзләп таптылар, бер дә теләмәсә дә Дуңгыз елын да озаттылар. Балалар  кызыклы уеннарда бик теләп катнашып, буләкләр алдылар. Әти - әниләр, әби- бабайлар да рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты бүген.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

13
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген 12 декабрь көнне китап сөюче райондашларыбыз кабат әдәби кунакханәдә җыелды.   Күпсанлы китап укучылар соравы буенча, очрашуга Рамиль хәзрәт Юныс чакырылган иде. Кунаклар аның кеше күңеленә үтеп керерлек сүзләрен тыңладылар, кызыклы һәм үтемле чыгышы белән хозурландылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

11 декабрь көнне район китапханәсендә “Мишә дулкыннары” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Ул берләшмәнең актив әгъзасы, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, шагыйрә һәм һәвәскәр композитор Рәйсә Имамиеваның   мәдәнияттә  - 50 ел хезмәт куюы, үзенә 80 яшь тулу  уңаеннан, “Яралы сандугач” дип исемләнгән иҗат кичәсе буларак уздырылды. Алып баручылар китапханә директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова һәм китапханәче Мостафина Гөлнара чараны матур шигъри мизгелләргә күмделәр.

“Нәүрүз”, “Гөлбакча”  ансамбле җырлары яңгыраган ямьле кичәдә юбилярга карата хезмәттәшләре, дуслары тарафыннан бик якты теләкләр әйтелде, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирелде. Шулай ук Гөлзилә Нурмөхәммәтова, Гөлзифа Нуретдинова, Гүзәлия Заһидуллина, Зөлфәт Саматов, Гөлфинә Ярмөхәммәтова, Зөлфия Зиннурова,  Мөдәррис Якупов, Нәкыя Вафина, Розалия Фазылова, Зөлфирә Шәрипова, Роза Хисмәтова, Раилә Хуҗина башкаруында җырлар тамашачылар күңеленә хуш килде.  

“Мишә дулкыннары” клубына йөрүче язучы, шагыйрьләр: Гөлсинә Галимуллина, Миннегөл Манихова, Сәрия Хафизова, Розалия Мөхәммәдиева, Гүзәлия Ганиева, Фатих Фатхрахманов, Габит Фәрхетдинов, Рәхимә Вәлиуллина Рәйсә апага изге теләкләрен җиткерделәр, мәдәниятне үстерү, халыкны рухи тәрбияләү юнәлешендә эшләгәне өчен ихлас күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры      Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова гомерен сәнгатькә багышлаган  Рәйсә Билал кызы Имамиеваны 80 яшьлек юбилее белән котлап “Рәхмәт хаты” һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ә район китапханәчеләре юбилярга тәмле торт бүләк иттеләр.

      Хөрмәтле Рәйсә апа! Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Туган көнегез белән!!!

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

4 нче декабрь көнне, Югары Симет авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Әдәби манзара"-әдәби кунакханәсен уздырды. Әдәби кунакханә барышында төрле татар әдипләренең әсәрләреннән өзекләр укылды, әсәрләр кыскача сәхнәләштерелде, җырлар җырланды.  Миннебаева Роза Минвәли кызы, Гатауллина Зөһрә Рәхмәтулла кызы, Муллаянова Талия Тәлгать кызының әдәби әсәрләр, язучылар турында яратып, чын күңелдән ясалган чыгышлары һәркемнең күңеленә үтеп керде. Чара ахырында китапханә системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы  үз теләкләрен җиткерде һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International