Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының "Җыр – моңга күмик җиһанны" дип исемләнгән концерты.

2024 елның 26 апреле, җомга

26 апрельдә  Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының "Җыр – моңга күмик җиһанны" дигән күчмә концерты булды. Концерт Килдебәк авыл мәдәният йортынды узды. Тамашачыларга Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары матур программа бүләк итте. Музыка дөньясы безне тумыштан ук озата бара, бу дөнья искиткеч матур, аны күреп булмый, әмма ишетергә һәм тоярга мөмкин.

 Артистларның  эчтәлекле, матур номерлары, алар арасында музыка коралларында уйнау, ансамбль һәм ялгыз җыр, биюләр тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.. Классик халык һәм заманча музыкаль әсәрләр башкарылды. Артистларның һәр номерын сәхнәдән көчле алкышлар белән озаттылар. Концерт программасы барлык катнашучыларга елмаю һәм яхшы, күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International