Алтын юбилярларны котлау

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы һәм ООО СХП "Нырты" җитәкчесе Дәүләтҗанов Ильяс Ильдус улы  Шагвалиевлар гаиләсен"алтын" туйлары һәм Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар,шулай ук аларга бүләкләр тапшырдылар.

Юсуп абый белән Роза апа 50 ел бергә тату гомер итәләр. Алар бергә барлык кыенлыкларны узып, үзара мәхәббәт һәм хөрмәтне саклап кала алганнар. Юбилярларга нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International