ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2024 ел
якшәмбе

         Олы Нырты мәдәният йортында «Прогресс турында уйлану» дигән исем астында фән сәгате уздырылды. Чара барышында балалар фән тарихы һәм фән һәм техника үсешенә Россиянең танылган галимнәре М.В. Ломоносов, Д.И. Менделеев, А.С.Попов,С.П.Королевның фәнни казанышлары белән таныштылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

        Урта Нырты авыл клубында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Мимоза исе белән бәйрәм" бәйрәм концерты оештырылды. Концерт программасы җырлар, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, халык һәм заманча биюләр белән озата бара. Тамашачылар үзешчән артистларның чыгышын җылы кабул иттеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

      Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйкемле ханымнар өчен күңел ачу программасы үткәрделәр. Авылдаш хатын – кызлар, йорт учагын саклаучылар, хатын – кызның төп максаты-әни булу турында күп сөйләделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы музыкаль-уен программасы сөйкемле хатын-кызлар өчен күңелле сюрприз булды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Нырты мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Яшь сугышчы »дигән исем астында  конкурслар белән  уен программасы узды. Чара балаларның мәдәни ялын оештыру; хәрәкәт күнекмәләрен үстерү: көч, җитезлек, тизлек, хәрәкәтләрне координацияләү; балаларның командада бергәләп эшләү осталыгын үстерү максатыннан үткәрелде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

2
февраль, 2024 ел
җомга

01 нче февраль көнне Олы  Нырты авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Урта Нырты авыл клубында үткәрелде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

    Олы Нырты  мәдәният йорты хезмәткәрләре "Блокадалы Ленинград көндәлеге" дигән Бөтенроссия акциясен үткәрделәр. Акция вакытында катнашучыларга сугыш елларындагы кешеләрнең тормышы, икмәк заводларының ничек эшләве, икмәкне нәрсәдән пешерүләре һәм ни өчен «блокадалы»дип аталулары турында кыскача сөйләделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

   "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен! - дигән темага  Олы Нырты авыл китапханәсендә сәламәтлек сәгате уздырылды. Чара барышында  өлкән сыйныф укучылары файдалы сәламәтлек турында  сорауларга җавап бирделәр, һәр кешенең тормышында сәламәтлекнең мөһимлеге турында әйтеп үтелде. «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен! " дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

27 гыйнвар – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Кешеләрне эзәрлекләү һәм күпләп юк итүнең бу коточкыч чоры, Олы Нырты авыл китапханәсендә Холокост турында"Холокост фаҗигасе" дигән  тарих дәрес сәгате уздырылды. Чара барышында катнашучылар истәлекле дата белән таныштылар, концлагерь тоткыннары язмышы турында гына түгел, ә үз гомерләрен куркыныч астына куеп, нацист җәфалаучыларыннан яһүдләрне һәм балаларны коткаручылар турында да белделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

    Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар белән бергә « Кышын кошларны ашатыгыз» дигән экологик акция үткәрделәр. Китапханәче яшь укучыларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырды, кошларны кышкы тукландыруны ничек үткәрергә, нинди материаллардан һәм безнең канатлы дусларыбыз өчен азыкны ничек ясарга кирәклеге турында сөйләде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

  Олы Нырты авыл китапханәсе быел беренче укучылар өчен үз ишекләрен ачты. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ишекләрен ачып, китапханә беренче укучысын түземсезлек белән көтте. Быел да алар-Чулпан һәм Ильяс Галәвиевлар һәм Руфина Ибраһимова булдылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International