“Иң сәда һәм якты бәйрәм”

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Саба районы Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә 42 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыбыз Мөхәммәтгалиев Илдус Фәхретдин улының 60 яшьлек юбилее булып узды. Чарада мәгариф идарәсеннән Шәмсевалиева Айгөл Маратовна, Илдус Фәхретдинович белем биргән укучылары һәм башка килгән кунаклар да катнашты. Укытучыбызга рәхмәт, котлау сүзләре яңгырады, хәтирәләр яңгартылды. Җыр-биюләр очрашуыбызга тагын да ямь өстәде.

Илдус Фәхретдиновичка ихлас теләкләребезне бездә җиткерәбез: сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар куанычы, бәрәкәтле тормыш телибез. Бәйрәмегез котлы, мөбәрәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International