«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә бәйрәм митингы.

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

8 майда балалар йорты директоры һәм тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән бергә Корсабаш авыл җирлегендә узган митингта катнаштылар, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, шулай ук сугышчылар хөрмәтенә обелискка чәчәкләр салдылар. Митинг ахырында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утырту тантанасы узды.

Митингтан соң балалар йорты территориясендә «Үлемсез полк» йөреше уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International