“Без бергә” “Ак торналар” 18 июньдә “Саба-Арена” спорт комплексы 18 июньдә 16 яшькә кадәр егетләр һәм кызларның өстәл теннисы буенча халыкара ярышларда катнашучыларны кабул итте. Россиянең алты төбәгеннән :(Оренбург, Коломна, Ижевск, Ульяновск, Самара), әлбәттә инде татарстанлылар һәм Белоруссия, Үзбәкстан, Таҗикстан кунакларыннан каршы алдык. 70 егет һәм 48 кыз арасында турнирның төп бүләге уйнатылачак. Аны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов, Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы - Ирек Рамазанович Гарипов, өстәл теннисы буенча Р.Т. җыелма командасының баш тренеры Виталий Александрович Тихонов катнашты. Турнир спонсоры ПМК директоры -Маковеев Константин Владимирович. СВОда һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. "Тишина" җыры фонында мониторда "Лента памяти" бара иде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Турнир ачык дип игълан ителде. "Ак яшеннәр" өстәлләре өстендә дөбердәделәр. Хәерле юлга "Ак торналар"!
Җирлегебездә урнашкан Эзмә авылының яңа Яшьләр урамында юл салына
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу даими алып барыла.
Елыш авылы зиратында чүп үләннәрен чабу буенча өмә үткәрелде. Өмәдә авыл халкы бердәм рәвештә актив катнашты. Зират чүп үләннәреннән, корган агач боткаларыннан чистартылды. Өмәдә катнашкан авыл халкына зур рәхмәт!
Курсабаш авыл җирлегендә балалар өчен “Сабантуй” үткәрелде. Алар өчен төрле милли һәм спорт уеннары оештырылды. Балалар үзара капчык киеп йөгерү, таяк тарту, чүлмәк вату кебек уеннарда ярыштылар. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә төрле бүләкләр бирелде.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казан шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында, “Ядрә этү” төрендә, 2 нче урынны яулады.
Сабантуй-ул игенче хезмәтен чагылдырган әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар уртасында барлыкка килгән бәйрәм безнең көннәргә кадәр барып җитте, ул үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Бу-хезмәт, матурлык, көч, кешелеклелек һәм тормыш шатлыгы алып баручы бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән «Курсабаш» ҖЧҖ генераль директоры И.С. Җиһаншин чыгыш ясады, ул алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде һәм язгы кыр эшләренә йомгак ясады.
Рәсми өлештән соң бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Параллель рәвештә спорт бәйгеләре дә узды.Бу авыш баганадан йөрү, чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, аркан тарту һәм башкалар.Үз яшьләрен оныткан кебек, яшьләр белән беррәттән аларда өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Сабан туенда милли көрәш аерым урын алды. Ярышларның кульминациясе ике финалистның көрәше булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул – Эзмә авылыннан , Усманов Рәмис.
Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклаган бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның көйле эше халык бәйрәменең барлык кунакларга да шатлык-сөенеч булып узуына ярдәм итте.
14 июнь көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, җәмәгать белән намаз укылды.
7 июньдә район Сабан туе булып узды. Курсабаш авыл җирлеге әлеге Сабантуйда җигүле атлар парадында катнашты. Курсабаш авылыннан Нагыймов Мөдәрис иярләген Кашкай кушаматлы ат Сабантуй кунаклары каршыннан узды.
Җәй-барлык балаларның иң яраткан вакыты. 1 июньдә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә ата-аналарга балаларның даими яклавына һәм кайгыртуына мохтаҗ булуларын искә төшерү дә.
Бу күңелле бәйрәм көнендә, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, балалар өчен "Исәнме, җәй" дигән чара оештырдылар. Бәйрәм программасы табигатьтә узды, анда күңелле эстафеталар, зирәклеккә биремнәр, ярышлар, конкурслар, викториналар һәм катнашкан өчен истәлекле бүләкләр бар иде.