2 гыйнвар көнне мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен "Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар бәйрәмчә Маҗара атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай килү белән чын бәйрәм башланды: күңелле уеннар, җырлар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау. Китапханәче "Әдәби алан"проектында катнашучы балаларны котлады һәм бүләкләр тапшырды Бәйрәм эмоциональ, күңелле һәм дәртле узды. Тамашачылар Яңа ел тамашасын спонсор ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р., оештыручыларга һәм катнашучыларга, шатлыклары һәм кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Югары Шытсу авылы мәдәният йортында балалар чыршысы узды. Яңа ел-иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәм. Ә балалар өчен, Яңа ел – ул чын әкият, тылсым һәм бик күп сюрпризлар! Клубта балаларча көлү һәм шатлык хөкем сөрде. Алар уен дөньясына, күңелле һәм мавыктыргыч дөньяга киттеләр, анда үзләренең җитезлеген һәм тизлеген күрсәтә алдылар. Уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Чара җылы, күңелле һәм дустанә атмосферада узды. Барысы да яхшы күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алды. Уеннарда һәм конкурсларда катнашканнары өчен балалар татлы призлар алдылар.
Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында «Яңа ел могҗизасы!» дип исемләнгән бал-маскарад узды. Бәйрәмдә төрле яшьтәге авыл халкы катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
Оттырышсыз Яңа Ел лотереясе — авыл халкын һәм кунакларны Мәдәният йортына җәлеп итеп, аларны сөендерүнең менә дигән ысулы. 31 декабрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында традицион лотерея билетлары уйнатылды. Уен концерт номерлары белән үрелеп барды. Мондый күңел ачу балаларга да, өлкәннәргә дә ошый! Барысы да актив катнаштылар, күңел ачтылар һәм ул һәрвакыттагыча яхшы үтте! Уенда катнашучылар барысы да канәгать калды, чөнки җиңелүчеләр юк, һәркем үз отышын алды. Соңыннан 90 нчы еллар дискотекасы булды.
Елыш авыл клубында Яңа Ел лотереясе узды. Лотерея оттырышсыз булды, яңа ел шаяртулары белән үрелеп барды, барлык катнашучылар да призлар һәм бәйрәм кәефе алды.
Түбән Шытсу авылы мәдәният йортында 2 январь көнне балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Балалар өчен чыршы бәйрәме -Яңа елны бәйрәм итү символы, ул тылсым, әкият, Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук чыршы астында күптән көтелгән бүләкләр белән ассоциацияләнә. Мәдәният хезмәткәрләре бай эчтәлекле программа әзерләделәр. Балалар уйнадылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алды.
Афиша
Татар шагыйре Һади Такташның тууына 125 ел тулу уңаеннан 2 гыйнварда Бигәнәй китапханәсендә «Мәңгелек бәхет җырчысы» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда биографик характердагы әдәбият һәм авторның әсәрләре тәкъдим ителде. Ул 1901 елның 1 гыйнварында Сыркыды авылында (хәзерге Мордовиянең Торбәй районы) туа. Бохарада яши, нәкъ менә шул якларда аның шигъри формалашуы башлана. Аннары Оренбургта, Ташкентта яши, журналист һәм укытучы булып эшли. Мәскәүдә укый, Казанда «Җир Уллары»дигән беренче шигъри җыентыгын чыгара. «Чаян», «Октябрь яшьләре», «Авыл яшьләре», «Азат хатын»журналларында җаваплы сәркатип булып эшли. Үзен драматургиядә сынап карый, романтизмны реализмга алыштыра. Мөгаен, 1920 елларда иң популяр татар шагыйре булгандыр.
Адлер Камил улы Тимергалинның туган көненә 3 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Милли фантастика остасы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Адлер Тимергалин–татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанр үсешенә зур өлеш керткән язучы-фантаст. Аның әсәрләре, мавыктыргыч сюжеттан тыш, кешелек дөньясын борчыган күп кенә фәлсәфи, әхлакый һәм социаль проблемаларның күтәрелүе белән дә кызыклы. Ул шулай ук зур булмаган юмористик хикәяләр, фельетоннар һәм тел белеменә кагылышлы җитди хезмәтләр авторы, рус язучы-фантастларының аерым әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүче буларак та билгеле. Күргәзмәдә аның иң популяр әсәрләре тәкъдим ителде.
Яңа ел-иң якты һәм истә калырлык бәйрәм. Ул үзе белән тылсым һәм могҗизалар алып килә. Чын бәхет һәм күңел ачу хисе бирә. Барыннан да бигрәк бу бәйрәмне әлбәттә,балалар шатлананып көтәләр ! Алар бигрәк тә бу бәйрәменнең кунаклары Кыш Бабай һәм Кар Кызын көтеп алалар.3 январь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортлары,авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында " Тылсымлы кыш " исемле балалар бәйрәме үткәрелде. Балалар бәйрәм рухына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар һәм әлеге тамашадан канәгать калдылар.Чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.