ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2025 ел
җомга

Җирле үзидарә көненә багышланган чара тәбрикләү тантанасы белән башланып китте. Бүләкләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук Финанс-бюжет палатасында һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерияда эшләүче хезмәткәрләргә - Алсу Мингәрәевага ТР Министрлар кабинетының Рәхмәте, Венера Хабибрахмановага ТР Җирле үзидарә Советы Ассоциясенең Мактау грамотасы, Рузалия Дәүләтшинага Саба муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. 

Мишә авыл җирлеге 2024 елда Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү (индикаторлар) йомгаклары буенча 1 урынны алды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Сәламәт кеше тормышны ярата. Сәламәтлек, көч һәм чыдамлык – стресс һәм тормыш авырлыклары белән көрәшүнең төп инструментлары.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

17 июль көнне Сабабаш авыл клубы мөдире авылдашлар өчен «Күрше Фест» ишегалды фестивале кысаларында ”Капка төбендә кич утыру” оештырды. Кич утыру милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, халыкның фольклор гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатында үткәрелде.

Капка төбендә  кич утырулар безгә нәселдән килгән халык традицияләренең берсе. Чарада катнашучылар күңелле аралашу өчен һәм тормыш ыгы-зыгысыннан арынып ял итәр өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй өстәле артында авылдашлар балачакларын  искә төшерделәр, яшь чакларында авыр хезмәт көненнән соң ничек капка төбендә кич утырулары,гармунга кушылып яшлек җырларын җырлаулары һәм яратып уйный торган уеннарын искә алдылар. Искә генә төшереп түгел яшлекләренә кайтып гармунга кушылып татар халык җырларын җырладылар , күптән онытылып баручы «Назалы» «Биш парлы»уенын да уйнап күрсәттеләр.Әлеге күңелле кич утыру авылдашлар күңелендә бик тирән эз калдырды.Алга табада мондый матур чаралар күбрәк булсын дигән теләктә өйлренә таралыштылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

16 июль көнне "Гаилә" паркында "Безнең ишегалды", "Яхшы күршелек" Республика фестивале кысаларында бик матур мәдәни чара булып узды. Әлеге чарада Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Мәхәллә" проекты буенча мастер - класс белән катнаштылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

"Сабантуй" спорт-мәдәни күңел ачу үзәгендә Җирле үзидарә көненә багышланган чара үтте. Әлеге бәйрәм кысаларында күп төрдәге спорт уеннары да үткәрелде. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре  бер уен-ярыштан да читтә калмадылар, һәр ярышта бик теләп катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.

18 июль көнне КСК "Сабантуй" да массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең өченче Сабантуе узды

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә-һәр кеше тормышында иң мөһиме. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртуга, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәнәбез.  Шәмәрдән авылы китапханәсендә «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык» дигән конкурс программасы үткәрелде. Әңгәмә барышында ныклы һәм бәхетле гаиләнең нигезе булган гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр. Һәр катнашучы гаилә бәхете серләре белән уртаклашты, гаилә традицияләре һәм мавыгулары турында сөйләде, гаилә тормышыннан җылы истәлекләргә чумды. Ахырда укучылар тематик күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

17 нче июль көнне Эзмә авылында яшәүче Мавлитова Рафия Тимербай кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Иштуган авыл китапханәсе «Почтальон Кузькин белән Россия почтасы көне» дигән танып белү-уен программасы үткәрде. Чараның мактаулы кунагы хат ташучы Кузькин булды. Ул катнашучыларны почтальон һөнәре, почтаның элемтә чарасы буларак билгеләнеше, почта җибәрүләренең төрле төрләре: хат, почта открыткасы, марка, телеграмма, бандерольләр, шулай ук почта тартмасының тарихы белән таныштырды.

Алып баручының сөйләвеннән балалар төрле заманнарда һәм төрле халыкларда булган почтаның төрле төрләре турында белделәр. Моннан тыш, балалар Кузькин белән бергә уеннар уйнадылар, табышмакларны чиштеләр. Почтальон Кузькин малайлар янына буш кул белән килмәде, бәлки балаларга тәм-том салынган посылка китерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International