ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

1 ноябрь көнне Байлар Сабасында Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Нәбиуллин Фәргать Әһлиулла улы истәлегенә үткәрелгән көрәш ярышында Югары Симет авыл җирлеге яшь көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар.

36 кг, Хәйретдинов Дилюс 3 урын,

50 кг, Талипов Сәет 2 урын,

70 кг, Ахмадуллин Инсаф 1 урын.

Көрәшче егетләргә, аларның тренеры Закиров Дилюскә алдагы ярышларда да уңышлар телибез. Афәрин, егетләр!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

3
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

2025 нче елның 4 нче ноябренә консультация - кисәтү 

Арташ авыл җирлегебездә СВО га ярдәм итү дәвам итә. Шактый зур күләмле эшләр башкарылды. Бүгенге көндә сеть үрелә. Шушы изге эшкә үзләреннән өлеш керткән һәр кешегә олы рәхмәтләремне җиткерәм.Аеруча, "Ихлас" апаларына. Алар мобилизациянең беренче көннәреннән үк шушы җаваплы- саваплы эшкә алынган кешеләр...

Изге күңелле, тырыш, уңган-булган апалар, сезгә исәнлек-саулык , гаилә бәхете, балалар, оныклар игелеге, күңел тынычлыгы телим. Сез бердәм , дус-тату булып , аңлашып,ярдәмләшеп эшлисез.Сез безнең күпләребезгә-үрнәк өлгесе. Рәхмәт, барысы өчен дә.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2
ноябрь, 2025 ел
якшәмбе

1 ноябрь көнне Иске Мичән авылында Хайруллин Альберт һәм Лилияләр гаиләсендә «Каз өмәсе - авыл бизәге» дип исемләнгән йола үткәрелде. Алар бу елны 25 каз бәбкәсе үстергәннәр.  Казлар үсеп матурлангач, аны күршеләр, туганнар, кызлар белән йолкырга уйлаганнар. Бу уйларын Иске Мичән мәдәният хезмәткәрләре ишетеп, йола итеп үткәрергә күндергәннәр. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

Көзге каникуллар вакытында 2025 елның 27 октябрендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Рухият» клуб формированиесендә катнашучылар-«Рост» Шәмәрдән лицее укучылары белән «Подставка для телефона» мастер - классы булып узды. Катнашучылар илһамланып һәм пөхтә итеп ясадылар.

Арт-терапия кебек мастер-класслар тормышыбызны төрлеләндерергә, яңа сәләтләр ачарга, мәшәкатьләрдән арынырга мөмкинлек бирә.  Чарада катнашучылар барысы да үз куллары белән башкарылган эштән канәгать калдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба районы балалар китапханәсе проекты кысаларында 2025 елның 1 ноябрендә Шәмәрдән авыл китапханәләре китапханәчеләре «Читайка» клубы әгъзалары өчен «Әдәби аланда кунакта» әдәби сәгатен үткәрделәр. Балалар «Әдәби алан» проектының биремнәрен үтәделәр һәм җавапларны үз дәфтәрләренә яздылар. Чара барышында яңа китапларга күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Яшел Үзән шәһәрендә, эшләүче яшьләр арасында,  «Наше время-Безнең заман"XIII еллык ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабы үтте. 

1 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Оста куллар» өлкән буын катнашучылары белән, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мин хәтерлим! Мин горурланам!" исемле чарада якташыбызның кызы Диләрә апа Хөсәенова катнашты. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Дәүләт бәйрәме- Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигь булмаган балалар белән “Бердәмлектә- безнең көч” дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International