23 январь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Әлмәндәргә ияреп, ягъни, Әлмәндәр хикмәтләре» спектакле күрсәтелде. Туфан Миңнуллинның легендар пьесасына үзенчәлекле иҗади караш булып киткән бу спектакль авыл халкында зур кызыксыну уятты. Спектакль мәңгелек темаларга кагылды: тормышның кыйммәте, туган җиргә тугрылык һәм буыннарның зирәклеге. Тамашачылар алар арасында өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә бар иде артистларның уенын тыннары кысылып күзәттеләр. Татар рухы һәм тормыш сөючәнлеге символына әверелгән зирәк Әлмәндәр образы яңа яктан ачылды. Район мәдәният йорты актерларының осталыгы, ачык костюмнар һәм музыкаль бизәлеш залда тирән кайгыру атмосферасы тудырды. Спектакльдә катнашучыларның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез. спектакль югары дәрәҗәдә узды!