Татарстанның 1000 нән артык гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән
26 нчы апрель көнне Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына быел 138 ел була.
Курсабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре “КУРСАБАШ” җәмгыяте эшчеләре алдында концерт номерлары белән чыгыш ясап, йола үткәрделәр.
«Җирлек турында- халыкка» тапшыруының кунагы булып- Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Рамиль улы Гыймадиев халыкка җирлекнен яшәеше турында сөйләде.
Апрель аенда Курсабаш авылы халкы булышлыгы белән авыл уртасыннан агучы инеш чүптән чистартылды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Курсабаш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
«Курсабаш» җәмгыятендә техник карау уздырылды.
Түбән Утар авылы клубында “Нәүрүз” милли бәйрәме оештырылды.
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучылары Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән 2012-2014 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Сумо буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар. Зиннатов Ильмир 30 кг авырлык категориясендә 2 урынны, Мингазов Бахтияр 40 кг авырлык категориясендә 3 урынны, Нигаматуллин Амир 50 кг авырлык категориясендә 3 урынны алдылар.