Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге кисәтә: Мошенниклардан сакланыгыз!
«Чиста чишмә» акциясе чишмәләрне чиста суның мөһим чыганагы буларак сакларга чакыра. Ул һәр кешенең табигатьне саклау өчен җаваплылыгын аңлавына һәм су ресурсларына сакчыл каравына юнәлдерелгән. «Чиста чишмә» акциясендә катнашып, Олы Шыңар «Әллүки» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре шуның белән авылның барлык халкы һәм чишмә суыннан файдаланучы читтән кайткан кешеләр өчен игелекле эш эшләделәр.
23 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына "Саба чишмәләре"ансамбле коллективы матур концерт программасы белән килделәр.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү
2024 елның 24 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта 0..-5 туңу көтелә, Казан шәһәрендә урыны белән -2гә кадәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
"Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" шәҗәрә фестивале
Үткәрү датасы һәм вакыты 24 май 10дан 12 сәгатькә кадәр
Дәүләт геодезия челтәре пунктлары турында мәгълүмат, шул исәптән мондый пунктларның координаталары каталоглары, федераль пространство мәгълүматлары фондында саклана.
22 майда Лесхоз авыл китапханәсендә Лесхоз мәдәният йорты белән берлектә Муса Җәлилнең «Моабит төрмәсенде язылганы шигырьләре» чарасы - 58 яшь тулуга мәгълүмат сәгате узды. Шагыйрьнең тормышы батырлык булган. Беренче чиратта, китапханәче балаларны Муса Җәлилнең биографиясе белән таныштырды. Аның иҗаты батырлык була, ул мәңгегә көрәш утын саклап кала. Дөньяда Җәлил үз Ватанын иң яраткан кеше. Шулай ук аның китаплары белән таныштык. Иң хөрмәтле урынны "Моабит дәфтәрләре"дигән атаклы китап биләгән. Китапта Муса Җәлилнең якыннары һәм танышлары истәлекләре, архив материаллары, аның батырлыгының бөеклеген аңларга мөмкинлек бирүче документлар китерелә. Чаралар электрон презентация белән үрелеп барды.