Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылы һәм Кече Шыңар авылы зиратларында, су буйларында корыган агачларны, куакларны кисү эшләре башкарылды. Жыелган чүпләр Саба МПП ТКХ АҖ оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чүп полигонына чыгарылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыены уздырылды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Көн тәртибендә алда булачак сайлаулар һәм агымдагы елның нәтиҗәләре каралды.
Сәяхәт-кеше тормышында матур, күңелле, истәлекләргә бай мизгел. Сәяхәтләрдә кешенең дөньяга карашы үзгәрә, аның белемнәре киңәя, ул яңа тойгылар һәм уңай эмоцияләр ала. Кеше, рухи ризык җыеп, өенә ял итеп кайта. 20 августта Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, клуб берләшмәләренә килүчеләрнең ялын оештыру максатында Алабугага экскурсия оештырдылар. Алабуга-бик матур төбәк, анда күп санлы тарихи-мәдәни һәйкәлләр, комплекслар һәм истәлекле урыннар тупланган. Бүгенге экскурсия Кама ярында урнашкан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында булудан башланды. Кызыклы вакыйганы тыңлаганнан соң, барыбызны да Кама буендагы матур табигать күренешләре гаҗәпләндерде. Озын юлдан һәм зур территория белән экскурсиядән соң «Таҗикстан» кафесында тәмле ризык ашау бик урынлы иде.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасында урып-җыю эшләре дәвам итә. Быелгы катлаулы һава торышына карамастан, механизаторлар тырышып эшлиләр. Арпа уңышы 39ц/га, арышныкы 24 ц/га тәшкил итә.
Олы Кибәче авылында күпфатирлы йорт янында "Безнең ишегалды" программасы буенча эш дәвам итә. Йортка керү юлына тротуар җәелде һәм балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар урнаштырыла башлады.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме,бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төсле байрак Россия дәүләте барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята. Балаларны Россия Федерациясе символлары, аларның билгеләнеше һәм ил гражданины тормышындагы роле белән таныштыру өчен Олы Кибәче авыл китапханәсендә «Безнең триколор»чарасы узды. Балалар Россия Дәүләтенең флагы тарихы белән таныштылар, шулай ук 17 — 19 гасырларда флагның кызыл төсе батырлыкны, иманны саклауны, каһарманлыкны, киң күңеллелекне, фидакарьлекне, утны, үлем сугышын, зәңгәр төсе — күк йөзен, тугрылыкны, рухилыкны, ак төсе — тынычлыкны, чисталыкны символлаштырганлыгын белделәр. Чараның икенче өлешендә балалар РФ триколорын альбом битләренә төсле йоннан ясадылар.
20 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Преданья старины глубокой» исемле җыр кичәсе үткәрделәр. Чарада «Ак калфак» клубына йөрүчеләр катнашты. Алар онытылган яшьлек җырларын, халык җырларын, такмакларны искә төшерделәр. Шулай ук халык уеннары уйналды. Чара бик күңелле һәм җылы шартларда узды.
Сәяхәт-кеше тормышында матур, күңелле, истәлекләргә бай мизгел. Сәяхәтләрдә кешенең дөньяга карашы үзгәрә, аның белемнәре киңәя, ул яңа тойгылар һәм уңай эмоцияләр ала. Кеше, рухи ризык җыеп, өенә ял итеп кайта. 20 августта Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, клуб берләшмәләренә килүчеләрнең ялын оештыру максатында Алабугага экскурсия оештырдылар. Алабуга-бик матур төбәк, анда күп санлы тарихи-мәдәни һәйкәлләр, комплекслар һәм истәлекле урыннар тупланган. Бүгенге экскурсия Кама ярында урнашкан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында булудан башланды. Кызыклы вакыйганы тыңлаганнан соң, барыбызны да Кама буендагы матур табигать күренешләре гаҗәпләндерде. Озын юлдан һәм зур территория белән экскурсиядән соң «Таҗикстан» кафесында тәмле ризык ашау бик урынлы иде.
Тагын бер уникаль музей – «Портомойня". Биредә беренче кер юу машинасы, үтүк, сабын, агач торбалар, беренче су счетчиклары турында белергә була.
Шулай итеп, безгә бүгенге кечкенә сәяхәтебез бик ошады. Көн бик матур һәм мавыктыргыч узды, барыбызга да яхшы кәеф һәм якты тәэсирләр бүләк итте.
21 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Явлаштау мәдәният йорты белән берлектә, Миңгәр авылы балалары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча экскурсия үткәрделәр.