Шекше мәдәният йортында “Ил куәте-икмәктә” дип исемләнгән тематик кичә, сыйлы бәйрәм оештырылды. Икмәккә, аны җитештерүче һөнәр ияләренә хөрмәт уяту, ипинең нинди юллар белән табынга килүен аңлату, аңа сакчыл караш тәрбияләү максатларын күздә тоткан бу чарага балалар чакырылды. Малайлар һәм кызлар тематик күргәзмә һәм презентация белән танышты, икмәк тарихын, “ипи салу” йоласын, мәкальләр өйрәнде, табышмаклар чиште. Бәйрәмдә катнашучылар бер табын артына җыелып, камыр ризыклары белән сыйланды, татар халык уеннарында катнашты.
24 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәһэрендэ узган "Камские истоки" фестиваленең гала- концертында Явлаштау мәдәният йортыннан узешчән сәнгатьтә актив катнашучы Ринат Шамилов чыгыш ясады һәм "вокал-соло" номинациясе буенча 1 дәрәҗә Диплом белэн буләкләнде. Шулай ук "Канәфер" фольклор ансамбленә 1 дәрәҗә Диплом тапшырылды.
20 октябрь көнне Мичән топ мәктәбендә укытучылар көненә багышланган волейбол турниры үткәрелде. Ярышта командалар арасында беренче урынны “ Тимершык”, икенче урынны Мичән топ мәктәбе укытучылары командасы, өченче урынны “Бигәнәй” командасы алды. “ Мичән авыл җирлеге”
24 октябрь көнне Байлар Сабасында урнашкан мәдәният йортында «Север» КВН ярымфиналы узды.
Авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать хезмәткәрләре көне унаеннан, Роберт Галиев җитәкчелегендә Казан дәүләт аграр университеты студентларының халык театры, районыбызнын авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючыларга Мирхәйдәр Фәйзиненң “Галиябану” спектаклен тәкъдим итте. Яшь артистларыбыз классик әсәрне профессиональ дәрәҗәдә сәхнәләштерде.Тамашачы студентларның чыгышын бик яратып кабул итте.
.Саба районы хуҗалыкларында техниканы 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү бара
25 октябрь көнне «Бердәм Россия» партиясенең Саба районы җирле бүлекчәсенең XXVII Конференциясе үтте...
.ТР Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында тротуарлар тозу эшлэре башкарыла
«Балкыш» тернәкләндеру булекчәсендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Ахметова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә «Кәгазьдән кәрзин үрү“ исеме астында дәресләр уткәрелде.
18 октябрь көнне Эзмә мәктәбендә «Тату сыйныф серләре» республикакулэм бәйгесенең мәктәп туры үткәрелде.Бәйгедә катнашкан хәр комитет ныклы, иҗади әзерлекле, бер-берсен кабатламаган чыгышлар ясады. Бәйгедән хәркем кутәренке кәеф,яхшы энергия,рухи азык алды. Җинуне 5а сыйныфының әти-әниләр комитеты яулады.