«Бердәм Россия» партиясенең Саба районы җирле бүлекчәсенең XXVII Конференциясе үтте

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

25 октябрь көнне «Бердәм Россия» партиясенең Саба районы җирле бүлекчәсенең XXVII Конференциясе үтте. Конференция эшендә “Бердәм Россия” партиясенең  Саба район Советындагы фракция җитәкчесе Р.Р.Закирзянов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Г.Н. Глушков, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие – оешма җитәкчеләре, партия әгъзалары катнашты. «Бердәм Россия» партиясенең Саба районы җирле бүлекчәсенең эшчәнлеге буенча җирле бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хәйдарович Зарипов чыгыш ясады. Шулай ук конференция эшендә политсовет составындагы үзгәрешләр, Казанда узачак XXVIII  Конференцияда катнашу өчен делегатлар сайлау кебек мәсьәләләр дә каралды.  Һәр сорау буенча аерым карар кабул ителде.Конференция үз эшен партия сафларына кабул ителүче гражданнарга партия билетларын тапшыру белән тәмамланды. 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International