Ил куәте-икмәктә

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Шекше мәдәният йортында “Ил куәте-икмәктә” дип исемләнгән тематик кичә, сыйлы бәйрәм оештырылды. Икмәккә, аны җитештерүче һөнәр ияләренә хөрмәт уяту, ипинең нинди юллар белән табынга килүен аңлату, аңа сакчыл караш тәрбияләү максатларын күздә тоткан бу чарага балалар чакырылды. Малайлар һәм кызлар тематик күргәзмә һәм презентация белән танышты, икмәк тарихын, “ипи салу” йоласын, мәкальләр өйрәнде, табышмаклар чиште. Бәйрәмдә катнашучылар бер табын артына җыелып, камыр ризыклары белән сыйланды, татар халык уеннарында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International