ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Мини-футбол буенча Байлар Сабасы зонасының беренче лига ир-ат командалары арасында Саба муниципаль районы чемпионаты

Район китапханәсе китапханәчесе Саба гимназиясенең 8 "А" сыйныфы укучыларына А. Каримуллина Мостафина Рөстәм Нәбиев һәм Дания Нәгимның "Бөртекләп җыелган гомер"китабын тәкъдир итте.

"Мишә дулкыннары» язучылар һәм шагыйрьләр клубы утырышы Әниләр көненә багышланган иде. Шагыйрьләр үзләренең кадерле әниләргә карата нәфис хисләр белән сугарылган яңа шигырьләре белән уртаклаштылар. Шулай ук "Ана йөрәге"шигырь конкурсына йомгак ясалды."Мишә дулкыннары" язучылар һәм шагыйрьләр клубы утырышы Әниләр көненә багышланган иде. Шагыйрьләр үзләренең кадерле әниләргә карата нәфис хисләр белән сугарылган яңа шигырьләре белән уртаклаштылар. Шулай ук "Ана йөрәге"шигырь конкурсына йомгак ясалды.


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

27 ноябрь көнне Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре коллективларының Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлегенә (ВЛКСМ) нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган " Шагай впере комсомольское племя»

2018 елның 20-23 ноябрь көннәрендә Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитетында янгын вакытында шартлы рәвештә үзеңне тоту буенча уку күнекмәләре үткәрелде. Шәмәрдән авыл җирлеге.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре бүлектә исәптә торучы хатын-кызлар өчен Халыкара әниләр көненә багышланган чара үткәрделәр. Бәйрәмгә килүчеләргә түгәрәк өстәл оештырылды һәм чәй өстәле әзерләнде. Бүлекнең психологы бала тәрбияләүгә багышланган лекция һәм психологик тренинг уткәрде.

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина һәм социаль  хезмәткәрләре белән  оештырыла торган чираттагы каралган җыелышы 26 ноябрь аеның 2018 елында  уздырылды. Җыелыш барышында көн тәртибендә күп кенә мәсьәләләр чишелде. Мәсәлән, “Школа  безопасности  пожилых  людей”, “Пожарная  безопасность“, “Мошеннничество“  технологиясе  буенча  өйгә  барып  социаль  хезмәт  күрсәтүче  өлкәннәребезгә  җиткерергә  дигән  бурыч  куелды.   Социаль һәм медицина хезмәткәрләренә өйдә социаль хезмәт күрсәтүче  өлкәннәребезнең өй тирәсен чистарту турында кабат әйтелде һ.б.

Ноябрьнең соңгы ял көне Рәсәй күләмендә аналар көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан җирлегебезнең социаль үзәкләрендә төрле чаралар, конкурслар булып узды. Көннәр суыту белән тимераякта шуу мәйданчыгын әзерли башладык. 24 ноябрь көнне Казан шәһәрендә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштык. Авылларны саклап калу, шәхси хуҗалыкларның җитештерү эшчәнлеген активлаштыру, юлларын киңәйтү максатыннан Лаеш шәһәрендә Республика, район, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмәдә катнаштык. “Тимершык авыл җирлеге”                                                                                                         

Олы Кибәче авыл клубында "Сәрвиназ" фольклор ансамбле үзешчәннәре тарафыннан Аналар көненә багышланган концерт куелды. Тамашаны халык бик җылы кабул итте- Олы Кибәче авыл җирлеге.

Буа шәһәрендә инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында авиамодельләштерү ярышлары булып үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International