ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Югары Симет "Ромашка "балалар бакчасы территориясендә балалар мәйданчыгы урнаштыру.  Подрядчы "ПМК-159"ҖЧҖ.

  «31» июль  көнне Эзмэ мәдәният йортында  Эзмэ авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль  районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба  муниципаль районы башкарма комитеты житэкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Эзмэ авыл җирлеге башлыгы  Альмир Рэзит улы Шайхетдиновнын  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның «04» февралендэ халыктан кабул ителгән сораулар каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты күрсәтелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Олыяз авылында яшәуче Гыймранова Минжихан Гафур кызы буген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты житэкчесе М.Р.Каримов Президент котлавын тапшырды. Шулай ук Саба районы социаль яклау булеге җитәкчесе М.М.Хузин hәм Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов котлап, бүләкләде. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Матурлыкка соклану, аны күрә белү, матурлыкны үз кулларың белән булдыру – безнең бакчабызның төп бурычы.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Сатыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Табигать һәм без" һәм «Эшче һөнәрләр елы»дип исемләнгән стена газетасы чыгарылды.  Китапханәче табигатьнең кеше тормышында мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Катнашучылар Туган як табигате турында фикер алыштылар, табышмаклар чиштеләр. Безнең әйләнә-тирә тормышыбыз үзебездән генә тора, табигать һәм без-бер бөтен. Табигатьне, җәнлекләрне, кошларны саклау безнең төп бурычыбыз. Табигатьне юк итеп, без үз тормышыбызны, балаларыбызның тормышын һәлак итәбез. Ә табигатьне саклап калып, без үзебезгә һәм киләчәк буыннарга сәламәт һәм бәхетле булырга мөмкинлек бирәбез.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Һәр көнне безнең тернәкләндерү үзәгендә иртәнге сәламәтләндерү гимнастикасы үткәрелә.

Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә җитәкчесе А.З.Зарипов катнашында специалистлар hәм эшчеләр белән җыелыш уздырылды.
Җыелышның төп темалары:
-хезмәтне яклау hәм техника куркынычсызлыгы, электр куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен төгәл үтәү.
-җәмгыяттә эшләүче hәрбер хезмәткәрнең хезмәт куркынычсызлыгын, электр куркынычсызлыгын кисәтү hәм тәэмин итү.

1 августта 1914-1918 елларда Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия сугышчыларын искә алу көне билгеләп үтелә.

  1914-1918 елларда Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия сугышчыларын искә алу көне ел саен 1 августта "Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында "Федераль законның 1.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында"2012 елның 30 декабрендәге РФ Федераль законы нигезендә билгеләп үтелә.

31 июль көнне Сабабаш авыл клубында Лесхоз мәдәният йорты белән берлектә «Авыл киче" дип исемләнгән җәйге концерт оештырылды. Концерт номерлары барлык тамашачыларныңда күңелләренә хуш килде. Татар һәм рус телләрендә ретро һәм заманча җырлар яңгырады. Концерт номерлары төрле күңелле уеннар белән чиратлашып алып барылды.


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

   Искәртеп  узабыз,  27  июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  конкурс  башлану  турында  игълан  иткән  иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International