ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

12 сентябрь 21 сәгатьтән 13 сентябрь 9 сәгатькә кадәр

2022 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә кырау төшү турында шторм кисәтү

2022 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта урыны белән -2 гр. га кадәр суыту көтелә.

    Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыятендә 10 нчы, 11 нче  сентябрь көннәрендә, арендага биргән пай җирләре өчен һәм шушы җәмгыятьтә эшләүче эшчеләргә  хезмәт хакына ашлык бирелде.

Электр линияләрен ремонтлау сәбәпле, 2022 елның 13 сентябрендә сәгать 8:00 дан 17:00 га кадәр Новая, Дуслык урамнарында, 14:00 дан 17:00 га кадәр Мәктәп урамы 2-48 йортларда, Х. Такташ урамы 1-34 йортларда, Тукай урамы 14-55 йортларда, Г. Закиров урамы 2-34 йортларда, Татарстан урамында электр энергиясе белән тәэмин итүне туктатып торуны планлаштырабыз. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

11 сентябрьдә «САБА-АРЕНА» да өстәл теннисы буенча Өлкәннәр көненә багышланган ачык турнир узды. Турнирга Кукмара, Саба муниципаль районнарыннан, Самара өлкәсеннән 70тән артык спортчы килгән иде. Котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

2022 нче елның 11 нче сентябрендә Казан шәһәрендә ачык судомодельләштерү спорты беренчелеге узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

10 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ТРның барлык районнарыннан Россельхозбанк делегациясен каршы алдылар. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Кадерле дуслар, иптәшләр, тренерлар, спортчылар без Бөтендөнья фехтование көне белән барлык фехтованияне яратучыларны котлыйбыз, спортның бу матур, динамик, атлетик һәм интеллектуаль төре үссен, фехтование аудиториясе киңәеп китсен, мәктәпләр, шәһәрләр, илләр арасында элемтәләр ныгысын! Бәйрәм белән, дуслар! Барыгызга да үҗәтлек, сабырлык телибез. Һәм сезнең тырышлыгыгыз безне җиңүгә китерсен - көндәшләр, тормыш шартлары өстеннән, әмма беренче чиратта үз-үзегездән өстен булсын! 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

10 сентябрь көнне  районкүләм велосипедта узышу ярышлары булып үтте. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре шулай ук әлеге ярышларда катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Эльмира Валеева һәм Рамил Шакиров ике икенче урын яуладылар, җитәкче Шәмсун Акберович кызыксындыру призына ия булды.

Гөрләп узган Кабак бәйрәменнән районның Финанс – бюджет палатасы да читтә калмады. Алар күргәзмәдәге зур кабак һәм кабактан ясалган соклар ярдәмендә районның һәр өлкәгә бюджет бүленешен чагылдырдылар. Ә сокларны безнең уңган кызларыбыз әзерләде. Экспозиция бәйрәмгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

Нәтиҗәдә, бәйрәмнең бер  номинациясендә Финанс-бюджет палатасы 2 урынга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International