Су башнясын ремонтлауга бәйле рәвештә 01 ноябрь көнне 10:00 дан 15:00 га кадәр Олы Арташ авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасын туплап куюыгызны сорыйбыз.
Су ремонтына бәйле рәвештә, Орджоникизде, Первомайская, Пионерская, Нариманова, Коммунальная, Чапаева, Новый Путь, Заводская урамнарында 2022 елның 1 ноябрь көнне иртәнге сәгать 9 дан ремонт эшләре тәмамланганчыга кадәр үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планнаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклыр өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
1 ноябрьдә Россиядә һөнәри бәйрәм — РФ Президентының 2009 елның 8 сентябрендәге 1019 номерлы Указы белән билгеләнгән суд приставы көне билгеләп үтелә.
Укучыларның көтеп алган көзге каникуллары башланып китте. Район балалар китапханәсе үзәк китапханә белән берлектә Саба гимназиясенең, Саба урта гомум белем бирү мәктәбенең, сәләтле балалар мәктәп интернатның 1 сыйныф укучылары өчен "Китап иленә сәяхәт" дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Иң беренче укучылар экраннан видео карап, квест-уенның төп максатын белделәр.Убыр белән Шүрәле урлаган әкият геройларын коткарыр өчен укучыларга тукталышларда тукталып, төрле биремнәрне үтәргә туры килде, мәсәлән: әкияттән алынган рәсемнәрне танып Дюймовочканы коткардылар, сорауларга җавап биреп тиенне, әкияти пазллар төзеп Буратиноны, ә инде Куян кызын коткарыр өчен өстәлгә куелган предметларның кайсы әкиятләргә туры килгәнен белергә кирәк иде. Укучылар сынатмадылар, үз осталыкларын, белемнәрен күрсәтеп биремнәрне бик тиз генә үтәделәр. Барлык әкият геройларын табып Әкиятчегә кайтардылар. Чара ахырында балаларга төрле тәҗрибәләр күрсәтелде. Барлыгы 82 укучы катнашты.
Табигать - ул безнең уртак йортыбыз. Ул гүзәл һәм чиста булсын өчен һәр кеше үзеннән өлеш кертергә, аны сакларга һәм яратырга тиеш. Кечкенәдән үк шуны аңлап үскән, табигать матурлыгын күрә, соклана белгән бала шәфкатьле, кешелекле булып үсә. Саба районы Сатыш урта мәктәбе укучылары бүген бик кызыклы экологик дәрестә булдылар. Дәресне аларга укытучы апалары түгел, ә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Билалов Ришат абыйлары уздырды. Балалар табигатьне- сулыкларны, җирне, һаваны ничек сакларга кирәклеген кызыксынып тыңладылар, бик күп сорауларга җавап таптылар.
Киләсе атнада Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты старт ала
"Чикләрсез Дөнья»проекты кысаларында «сабын ясау" Мастер-классы
ГТО "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы.
29 октябрь көнне Югары Симет авылында ир-егетләр арасында Татарстан Республикасы Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә багышланган волейбол ярышы үткәрелде.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
22 сәгать белән. 31 октябрьгә кадәр 18 сәгать. 2022 елның 1 ноябре
2022 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм көндез: бозлавык белеме;
- көндез: 15-17 м/с көчле төньяк-көнбатыш, төньяк җил; көнчыгыш районнарда кыска вакытлы буран.