ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен «Россия сәүдәсе» конкурсын үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматында гамәлгә ашырыла торган иң яхшы карарлар һәм идеяләр сайланачак.

Иске Икшермә авыл җирлегендә өмә

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

   Пасха-гаилә бәйрәме, ул күп яхшылык, мәхәббәт һәм яктылык алып килә.  16 апрельдә "Тургай" приюты тәрбияләнүчеләре белән "һәр йортка Кулич" дип аталган чәй эчү үткәрелде.

Тэги: ОСЗ Тургай

15 һәм 16 апрельдә Уфа шәһәренең Республика спорт интернатында Олимпия уеннарының бронза призеры Ренал Ганеевның мастер - классы һәм Башкортстан, Оренбург һәм Свердловск өлкәләренең фехтование командаларының матч очрашуы узды, анда Саба-Арена спорт мәктәбе фехтовальщиклары чакырылды. 

Үз яшь категориясендә 3 урынны Садиков Зөлфәт алды, 

Фазлиева Амалия, ныклы көрәштә җиңелгәннән соң, финал сигезлегенә чыгу өчен көрәштә 9 нчы урынны ала.

Фехтование бүлеге призерларын һәм тренерларын котлыйбыз һәм киләчәк ярышларда уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Татарстан Язучылар берлеге һәм «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары оештырган «Әдәби карта» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге матур, җылы очрашу Татарстан Язучылар берлеге бинасында узды.

Бу бәйге, үзләренең төп укыту эшләреннән тыш иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәрне ачыклау, аларның эшләрен киң аудиториягә тәкъдим итү максатыннан, оештырыла торган конкурс.  Анда тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре – катнаша ала.

Әлеге бәйгедә Килдебәк авыл китапханәсеннән, “Кояшкай” балалар бакчасында  тәрбияче булып эшләүче Әхмәтшина Айсинә  катнашты.

Әхмәтшина Айсинә Хәмит кызы, «И газиз туган телем» номинациясендә катнашып, «Көмеш телем – үз телем» темасына язылган әкияте -  3 урынга лаек булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15-16 апрельдә Казан шәһәрендә ТР Бадминтон өметләренең 2 этабы узды. Татарстан Республикасының 20 районыннан 224 катнашучы бу бадминтон ярышында катнашты)

Саба бадминтончылары 2 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль яуладылар! 

13 яшькә кадәрге яшь категориясендә ялгыз разрядта (гр. В) егетләр арасында 

1 урынны Галимуллин Рәсүл алды

кызлар арасында

2 урын Мансурова Регина

11 яшькә кадәргеләр арасында

1 урын Сафина Элина ялгыз разрядта

3 урын Идрисов Нияз ялгыз разрядта

2 урын Латыпов Рөстәм парлы разрядта 

3 урын Идрисов Нияз һәм Рәхимов Адель парлы разрядта 

2 урын Идрисов Нияз һәм Сафина Элина катнаш парлы разрядта. 

Барлык җиңүчеләрне, турнир призерларын һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм барысына да алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Казанда 13-16 апрельдә 2022/2023 елларда өстәл теннисы буенча ФНТР С югары лигасының команда чемпионаты узды. Безнең команда составында: Гороховатченко Г., Хәбибрахманова З., Вәлиева З., Баширова Д. һәм Ищенко Е. бу турда 3 урынны алдылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

15  апрельдэ  приютта тәрбияләнүчеләрне авыл мәчетендә узган ифтарга чакырдылар. Рафикъ хәзрәт балаларыбызны шатланып каршы алды, Рамазан ае турында сөйләде.

Догадан соң барлык кунакларны өстәл янына чакырдылар, тэмле ризыклар белэн сыйладылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

Ике басу Арташ авыл зираты территориясен җыештыру

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International