Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин Илгизәр Роберт улы һэм Рамазанов Элмир Дамир улы Югары Симет авыл җирлегендә яшәуче тыл ветераннарын котладылар. Аларга ТР Рәисе һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр тапшырылды.
20 нче апрельдә Ураза бәйрәме уңаеннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Кукмара районы Сабанчино авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы һәм бәйрәм күчтәнәчләре белән килделәр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия, Арташ авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов Алмаз белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Аларга ТР Раис һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм күчтәнәчләре тапшырылды.
22 апрельдә «Хезмәт резервлары» стадионында «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында гаилә командалары арасында ВФСК ГТО фестивале узды.
22-23 апрельдә Казан шәһәрендә 2023 елгы ТР шәхси Кубогының 2 этабы узды. Татарстан Республикасының 20 районыннан 279 бадминтончы Бадминтон үзәге кортларында очрашты.
Саба спортчылары бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Өлкән яшь категориясендә
А Төркеме
Парлы разрядта 3 урын Хаҗиев Исмал Белых Дмитрий белән (Казан)
В Төркеме
Хазиев Исмал ялгыз разрядында 2 урын
Катнаш парлы разрядта 2 урын Хаҗиев Исмал белән Херувимова Александра (Алексеевск районы)
2009 һәм аннан яшьрәк яшь категориясендә
Ялгыз разрядта 1 урынны Зәйниев Айназ алды
Катнаш парлы разрядта 1 урын Зәйниев Айназ Әхмәтова Ралина белән (Элки)
Парлы разрядта 3 урын Зәйниев Айназ һәм Равилин Адель
Ялгыз разрядта (2 дивизион) 1 урынны Алиса Хантимирова алды.
Спортчыларны һәм аларның тренерларын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм горефгадәтләр елы уңаеннан «Милли киемнәр» фестивален үткәрү турында нигезләмә.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Явлаштау мәктәбе укучылары агачлар утырттылар.
Байлар Сабасы бистәсендә Тукай урамындагы юл-урам челтәренең асфальт-бетон япмасын ремонтлау