Сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим.
Әлеге сораштыруда катнашуыгызны сорыйбыз.
Байлар Сабасы ш.т. б. гимназиясенең 3д сыйныф укучылары Хафизов Инсаф һәм Миңнуллин Иннополис шәһәрендә узган Робототехника буенча олимпиадада җиңүчеләр. Балаларга координат яссылыгын һәм тискәре саннар белән операцияләр ясауны аңларга кирәк иде. Юл чатлары белән Линия буенча хәрәкәт итүнең универсаль программасын яздылар. аАлар робот белән аралашу интерфейсы уйлап таптылар һәм 300 балл җыйдылар.
Олы – Нырты мәдәният йортында укучылар өчен Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан- « Галәм тарихы » дип исемләнгән викторина уены үткәрелде. Балалар космос белән бәйле сорауларга жаваплар бирделәр. Дөрес җаваплар билгеләнеп барылды , алар өчен призлар бирелде.Чара ахырында укучыларга космоска багышланган китап кургәзмәсе тәгъдим ителде. Әлеге китаплар ярдәмендә ,галәм тарихы турында, тагын да кызыклырак мәгълүматлар алырга мөмкин.
Бүген приютта «Хайваннар - безнең кечкенә дусларыбыз"дигән экологик сәгать узды.Чараның максаты: хайваннарга карата мәхәббәт һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.Кечкенэдэн үк бала дөньясына үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән аралашу керә. Безнең бурыч-балаларны бөтен тереклеккә сакчыл карарга өйрәтү.
«Созвездие-Йолдызлык 2022» фестиваленең суперфиналы башланды.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
сәгать 10нан.10 апрельдә 10 сәгатькә кадәр. 11 апрель 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 10 апрельдә, төнлә һәм иртән урыны белән 500 м һәм аннан да кимрәк күрүчән томан саклана.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгышы.
5 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Җавапсыз сорау" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр
26 марттан 2 апрельгә кадәр Пересвет шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) Бөтенроссия физик затлар спорты федерациясе чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеген үткәрде.