Байлар Сабасы бистәсенең Сабинка елгасы яр буе зонасында төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Яшьләрнең, яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме йөзеннән, 2022 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга «Яшьләр торак конкурсы» үткәрелә (алга таба – Конкурс). Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.
Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (шул исәптән – никахта тормаган), Татарстан Республикасы территориясендә теркәлү һәм хезмәт эшчәнлеген алып баручы Россия гражданнары чакырыла.
Конкурста катнашырга мөмкин:
башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;
ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның яшь белгечләре;
студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;
яшь галимнәр һәм укытучылар;
сәнәгать предприятиеләрендә, башка оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр.
Гариза бирүченең Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торак сатып алу мөмкинлеген алалар (28,5 елга кадәр еллык 7%, беренчел взносның 10%, кв.м. торакның ташламалы бәясе).
Өстәмә мәгълүмат "Жильемолодым " каналында, ВКонтакте конкурсы төркемендә урнаштырылган https://vk.com/mol_ipoteka.
Өстәмә мәгълүмат өчен контактлар: тел. 8 (987) 404-89-78, e-mail mol_ipoteka@mail.ru
27 май көне очраклы гына сайланмаган. Чөнки нәкъ менә шушы көн Россиянең беренче дәүләт ачык китапханәсе – хәзерге вакытта Россия Милли китапханәсе исемен йөртә торган Император халык китапханәсенә нигез салу датасы булып тора да инде.
1795 елның 27 мае - әлеге китапханәгә нигез салыну датасы.
Китапханә эше тарихы бөтен җәмгыять тарихының һәм мәдәниятенең мөһим өлеше булып тора.
Россиядә иң беренче китапханә-Киевтагы София соборы каршындагы китапханә.
Авария хәленә бәйле рәвештә, 27 май көнне сәгать 09:00 дан 17:00 га кадәр Түбән Шытсу авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулаган укучыларны тәбрикләү тантанасы.
Муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол буенча иптәшләрчә уен
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә чагыштырма –күргәзмә сынаулар өчен кукуруз чәчелде.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә , чагыштырма –күргәзмә сынаулар өчен , 20 төрдән торган кукуруз гибридлары чәчелде.Кукуруз чәчү эше , барлык технологик тәлапләргә туры китерелеп “Казанагрохимсервис “, “Шанс Трейд” ҖЧҖе катнашында башкарылды .
Казан дәүләт аграр университеты фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды белән берлектә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсы үткәрде. Саба районыннан төрле мәктәпләрдән 27 укучы катнашты. 19 май көнне Казан дәүләт аграр университеты базасында АгроНТИ-2022 конкурсының турыдан-туры региональ этабы узды, аның нәтиҗәләре буенча 7 укучы җиңүгә лаек булды:
1. Иванов Роман, МБГБУ «Эзмә урта мәктәбе» укучысы.
2. Хасаншин Замир, МБГБУ «Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе».
3. Галимуллин Ирек, МБГБУ «Эзмә урта мәктәбе» укучысы.
4. Нурисламов Алмаз, МБГБУ «Эзмә урта мәктәбе» укучысы.
5. Гайнутдинов Адель, МБГБУ «Иштуган урта мәктәбе» укучысы
6. Халилов Ильназ, МБГБУ «Иштуган урта мәктәбе» укучысы
7. Денисов Никита , МБГБУ «Иштуган урта мәктәбе» укучысы
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУнән килде:
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү
27 май 05 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 27 маенда иртән, көндез һәм кич белән актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшенле яңгыр, көчле яңгыр, көчле җил, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән 24 метрга кадәр (Казан шәһәрендә яшен, көчле җил 15-20 метрга кадәр) көтелә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә.