2022 нче елның 3 нче октябреннән 14 нче октябренә кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.
Халык актив катнаша.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 19 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
9 октябрь көнне "САБА-АРЕНА" да "Татарстан Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призларына ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча республика ярышлары узды.
8 октябрьдә Шәмәрдән авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Шәмәрдән халкына ит, ашлык, бал, сөт продуктлары һ.б. кебек продуктлар тәкъдим ителде.
2022 нче елның 10 нчы октябрендә "Маяковский" иҗади киңлек мәйданчыгында "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең гамәлдәге киңәшмәсе узды, анда III квартал эшчәнлегенә йомгак ясалды, IV кварталга планнар әйтелде. Шулай ук, III квартал өчен иң яхшы җирле бүлекләр дә бүләкләнде. Иң актив 10 җирле бүлекчәгә Яшь Гвардия атрибутикасы, рәхмәт хатлары тапшырылды. Яшь Гвардиянең Саба җирле бүлеге 2022 нче елның III кварталында республиканың җирле бүлекләре арасында иң активы булды.
Активистларны котлыйбыз һәм алдагы эшләрендә уңышлар телибез!
2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү узачак.
Ике этаптан торган бәйгедә 4-9 нчы сыйныф укучылары һәм әти –әниләр комитетлары катнашты . Бәйгенең беренче этабында ата – аналарга визит карточкаларын, икенчесендә-үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтергә туры килде.
Саба районының Байлар Сабасы бистәсе Объездная урамында җәяүлеләр өчен тротуар җәю
Банкротлык вакытында барлык бурычлар түләнерме?