Югары Симет авылында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Чарага тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар каршында Югары Симет урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Ахырдан обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 145 кеше китә, шуның 94 сугыш кырларында һәлак була, 51 генә исән кайта.
8 май көнне Түбән Симет авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг булып узды. Обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 98 кеше китә, 63 сугыш кырларында һәлак була, 35 генә туган ягына әйләнеп кайта.
Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Югары Симет урта мәктәбе директоры Гарифуллин Р.Н., мәктәп укучылары һәм сугыш ветераннарының туганнары катнашты.
2024 елның 9 май 18.00 сәгатьтән 10 май 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
9 май кичендә, 10 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с, 10 майда иртән һәм көндез 15-20 м/с, урыны белән 23 м/с (Казан шәһәрендә төнлә 15-17 м/с, иртән һәм көндез 15-20 м / с) көчле көнбатыш, көньяк-көнбатыш җиле көтелә.
10 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һава һәм туфрак температурасы 0..-5˚ булыр дип көтелә (Казан шәһәрендә -1..-3˚).
Байлар Сабасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг узды. Анда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин һәм башка югары дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Канәфер Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә. Канәфер батырлык,намуслылыкны гәүдәләндерә. Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.
9 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәт алучылар белән берлектә җиңү чәчәге ясалды.
8 май көнне Мамалай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск ачылу тантанасы булды. Обелискта 149 кешенең исеме мәңгеләштерелгән. Спонсор Гәрәев Рәдиф Рафиковичка рәхмәт белдерәбез.
Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде.
8 май көнне Сатыш авыл җирлеге оешма җитәкчеләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә укучылар һәм әти-әниләр катнашты. "Георгий тасмасы" акциясе - үткән буыннардан бүгенге көнгә кадәр килгән эстафета. Хәтер эстафетасы, әтиләр, бабалар батырлыкларына хөрмәт, үз җирен, үз халкын, үз телен, илен якларга әзерлек эстафетасы. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе ел саен барлыкка килгән традиция буенча «Георгий тасмаларын» тарата һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының кабер чардуганнарына беркетәләр. Һәр кеше әлеге акциядә горурлык хисе белән катнаша.