ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2025 ел
сишәмбе

21 апрельдә «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проекты составына керүче «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»Федераль проекты кысаларында гражданнарның төзекләндерү объектларын сайлау өчен бишенче Бөтенроссия онлайн тавыш бирүе старт алды.

Ике басу Арташ авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “ Авыл яши” проекты кысаларында “ Авыл мәдәниятен балкытучы"дигән очрашу үткәрделәр. Очрашуга мәдәният өлкәсендә 33 ел буе хезмәт итүче Мөхәммәтҗанова Раилә Равил кызы чакырылды. Раилә апа Алабуга мәдәният агарту училищесын режиссера факультетын тәмамлап, 1992 нче елнын 7 январеннән Ике басу Арташ мәдәният йортында мөдир булап эшкә керә. Гомер-гомергә мәдәният кеше тормышында әһәмиятле өлкә булып тора. Халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый,җәмгыятьнең тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы күрсәткеч булып тора. Мәдәният хезмәткәре -һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен , рухын дәвалаучы,дөньяга матурлык өстәүче. Сезгә алга таба да матур чараларыгыз белән безне сөендерергә язсын. Мәдәният учагы һәрчак гөрләп торсын!

Тэги: Арташ авыл җирлеге

21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

“Лукоз Саба” җәмгыятендә, районның барлык хуҗалыкларындагы кебек, язгы кыр эшләре тулы куәткә бара

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Саба районы җыелма командасы икенче урында!          

Яз табигатьнең уяну вакыты гына тугел ,чисталык hәм тәртип урнаштыру чоры да ул.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Санитар-экологик айлык

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

19 апрель көнне Олы Арташ авылында 2012 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Ватанны саклаучы елына һәм Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 80 еллыгына багышланган Р. М. Фәләхов истәлегенә көрәш буенча ачык турниры үткәрелде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

17-19 апрель көннәрендә Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Габдрахманова Самина, Кашапов Самир, Мәүлетов Самат әти-әниләре һәм тренерлары (Габдрахманова Гөлия Фиргатовна) белән Татарстан этабын узганнан соң, яшь инженерлар конкурсында катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татарстанда патриотик юнәлештәге «Герои рядом» - «Герой янәшәдә»ачык әдәби конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ул традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерү максатында үткәрелә.

Бөтенроссия акциясен үткәрү кысаларында Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Сугыш юллары, Җиңү юллары» дигән Библиотөн-2025 үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International