Ел саен 30 июльдә дөнья Халыкара дуслык көнен билгеләп үтә, бу бәйрәм безнең тормышыбызда дуслыкның мөһимлеген искә төшерә. Бу көн БМО тарафыннан халыклар, мәдәниятләр һәм индивидуумнар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максаты белән оештырылган.
Дуслык-ул үзара аңлашуга, ышанычка һәм хөрмәткә нигезләнгән аерым бәйләнеш. Бу кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр генә түгел, ә безгә авырлыкларны җиңәргә, бергә шатланырга һәм тәҗрибә белән уртаклашырга ярдәм итә торган эмоциональ ярдәм дә. Дуслар авыр вакытларда безнең таянычыбыз һәм бәхет мизгелләрендә шатлык чыганагына әвереләләр.
Бу көн уңаеннан Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә мәгълүмати сәгать үткәрелде. Бу бәйрәмнең тарихлары, традицияләре белән таныштык, викторина сорауларына җавап бирдек һәм кроссвордлар чиштек.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда 2025 елның 30 июлендә «Бөек Ватан сугышы елларында агач әзерләү»темасына активистлар утырышы үткәрелде. Музей хезмәткәрләре урман эшкәртү эшен оештыру турындагы тарихи фактларны ачарга һәм җыярга ниятләгәннәр иде. Бу тема безнең якның һәр кешесе өчен, бигрәк тә нәфис хатын-кызларыбыз өчен бик мөһим һәм якын. Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар, фронтка киткән ир-атларны алыштырып, агач хәзерләүгә зур өлеш кертәләр. Алар урман кисүдә, агач эшкәртүдә, шулай ук армияне һәм тылны агач белән тәэмин итүдә зур хезмәт куйганнар.
Олы Арташ авылы клубы янындагы уен спорт мәйданчыгында балалар өчен «Искиткеч җәй!» дигән мавыктыргыч программа узды. Клуб мөдире спорт уеннары уздырды, балалар өчен табышмаклар чишелде. Чарада катнашучылар «Болытлар», «Елмаю», «Зәңгәр вагон» кебек күңелле балалар җырларын башкардылар. Алар бик күп уңай хис-кичерешләр, күңел ачулар һәм шатлык алдылар.
Котыру авыруы-аеруча куркыныч кискен вируслы йогышлы авыру. Инде үскән авыруны дәвалау чаралары юк, саклануның бердәнбер ысулы-профилактик вакцинация.
31.07.2025 зират территориясендә үсентеләр һәм куаклар кисү буенча чара
«Оста-Саба» сәламәтләндерү лагеренда Яңа мастер-класслар старт алды, балалар беренче эш итеп термомозаика дөньясына чумдылар!
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Районара юл-төзелеш идарәсе – 1» көче белән, «ЩПС» республика программасы буенча Саба муниципаль районы Сабабаш торак пунктында юл эшләре башкарыла.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Районара юл-төзелеш идарәсе – 1» көче белән, «ЩПС» республика программасы буенча Саба муниципаль районы Сабабаш торак пунктында юл эшләре башкарыла.
Саба районының Алдынгылар хәрәкәте лидерлары, 32 укучы катнашында «Алдынгылар — Биләр» сменасына юл тотты
«Саба» ҖЧҖенең «Мичан» филиалы хезмәткәрләре, ныклап әзерләнеп, 2025 нче елның бөртекле культураларын җыюга керештеләр. Ындыр табагына арыш уңышы кайта башлады. Бөртеклеләрне күпләп җыю алар өлгергән саен башланачак.