2025 елның 20-21 августында Башкортстан башкаласында ел саен үткәрелә торган «Уфада ритейл көннәре» төбәкара форумы узачак.
Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышы узды. Әлеге очрашуның темасы Ишан Хәзрәт шәхесенә багышланды. Бүгенге көндә Казанчы-Бигеней авылы зиратында киләчәк буын өчен тарихи мирас булып торучы Ишанның гаилә төрбәсе саклана. Ул ислам дине нигезләрен тирәнтен белүче, шулай ук үләннәр белән дә дәвалаучы, могҗиза тудыручы кеше буларак үзен танытты. Хәзрәтнең даны тирә-якка бик тиз таралган, авыл халкы да аны хөрмәт белән искә ала. Очрашу барышында Ишан Хәзрәтнең кабере янында төшерелгән видеосюжет каралды, әңгәмә оештырылды, катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Нәрсә соң ул коррупция? Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре мәгълүмат сәгатендә әлеге төшенчәнең эчтәлеген, аның чагылышларын, хәзерге җәмгыятьтәге нәтиҗәләрен ачарга тырыштылар. Россия законнары нигезендә, коррупция-ул хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү һәм алу, коммерцияле ришвәт алу, яисә җәмгыятьнең һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә карамастан, акча, кыйммәтләр, башка милек яки милек характерындагы хезмәтләр рәвешендә файда алу максатларында үз вазыйфаи хәленнән башка законсыз файдалану. Статистикадан күренгәнчә, коррупция үсә генә бара һәм бүгенге көндә бу тема бик актуаль.
Ике басу Арташ мәдәният йортында ремонт эшләре башланды. Отмостканы ремонтлауга керештеләр.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 10 августта 18 сәгатькә кадәр. 2025 елның 11 августы
10 август кичендә, төнлә һәм 11 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге яшенле яңгыр, локаль көчле яңгыр, боз явуы, төнлә һәм иртән томан булуы көтелә.
"Яшьлек"яшьләр үзәге, 9 нчы август көнне Шәмәрдәндә физкультурачылар һәм тимерюлчылар көне уңаеннан спорт чарасы уздырды.
9 август көнне «Татарстанда җәй» проекты кысаларында ачык һавада «Авыл урамнары буйлап барам» дигән урам концерты булды. Концертны Олы Шыңар авылының Муса Җәлил урамында яшәүче яшьләр әзерләде. Чарада катнашучылар матур музыкаль номерлар күрсәттеләр. Бәйрәм атмосферасын җанлы музыка һәм җәйге кичнең җылы мөхитеннән ләззәт алган җирле халык та хуплады.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү