ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2024 ел
шимбә

Һәр елны Бөек Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын тәбрикләү оештырыла. Шул уңайдан бүген Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Саба РЭС начальнигы Р.Ш. Якупов, авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбе киңәшчесе Г.И. Шәрипова һәм Беренчеләр хәрәкәте әгъзалары котлады.Алар ветераннарга РФ Президенты В.В.Путинның, ТР Рәисе Р.Н. Миңнехановның, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның котлау открыткаларын, бүләк тартмаларын тапшырдылар һәм ветераннарга иң изге, җылы, матур теләкләрен җиткерделәр. Кызганычка каршы, ветераннарыбыз елдан-ел кими бара. Аларга киләчәктә ныклы саулык, бәхет, шатлык -куанычлар, озын гомер теләп калабыз һәм Бөек Ватан сугышы елларында башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Г.тукайның туган көне билгеләп үтелә.Аның әсәрләре балаларны туган як табигатенең матурлыгына сокланырга, мәрхәмәтле, кыю булырга өйрәтә. Бу көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә , шагыйрьнең тууына 138 ел тулуга багышлап, "Язлардан аерып булмый Тукайны" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара булды. Балалар презентация ярдәмендә әдипнең биографиясе белән таныштылар, күргәзмәгә куелган китапларын карадылар. Тукайның шигырьләрен образларга кереп яттан сөйләделәр. Чара азагында бергәләшеп, татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкардылар. Чараны оештыручылар мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гафиятова Ә.Ф. һәм Сафина С.З, китапханәче Бәшәрова И.Р.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне Олы Кибәче авыл җирлегендәге оешмаларда һәм шәхси хуҗалыкларда өмәләр оештырылды. Һәр оешма һәм хуҗалык үз биләмәләрен тәртипкә китерде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Узган ялларда Олы Кибәче авыл җирлегендә зиратларны тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

19
апрель, 2024 ел
җомга

Төбәк авылында Ленин урамы, 63 йорт адресы буенча "Авыл җирлеге территорияләрен комплекслы үстерү" программасы кысаларында 80/20 йорт төзелә башлады. Эшне ИП Нәбиуллин И.Ф. оешмасы башкара. Бүгенге көндә йортка нигез салына. Әлеге программа авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең торак шартларын яхшырту өчен каралган.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл клубында Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары һәм әти-әниләре катнашында "Гаилә бәхете- балада" дип исемләнгән концерт булды. Чара Гаилә елы уңаеннан оештырылган иде. Чарада катнашучыларның чыгышлары бик матур һәм эчтәлекле иде. Тамашачылар "артистлар"ны аягүрә басып алкышладылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасы өчен маскировка челтәре үрү эшләре бара.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбенең 10-11 класс укучылары Казан шәһәрендә КФУда профориентацион очрашуда булып кайттылар. Анда югары уку йорты укучылары белән очрашу, әңгәмәләр һәм мастер-класслар оештырылган иде. Укучылар сәяхәттән кәнәгать булып кайттылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Санитар-экологик икеайлык кысаларында, Олы Кибәче авыл җирлегенең бюджет оешмалары эшчеләре һәм урта мәктәп укучылары чисталык өмәсенә чыктылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегенең инвалид оешмасы җитәкчесе Ф.Ф. Гәрәевага 70 яшь тулды. Шул уңайдан район ветераннар һәм инвалидлар оешмаларының җитәкчеләре аны күркәм юбилее белән тәбрикләргә килделәр. Флүзә Фәһим кызына ныклы саулык, бәхет, муллык һәм алга таба да эшендә уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International