22 майда Саба урта мәктәбе базасында Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистларының II муниципаль слеты узды. Анда Саба районының төрле мәктәпләреннән 150дән артык кеше катнашты.
13 май көнне, К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында «Зарница 2.0»хәрби-патриотик уенның зона этабы узды. Биредә муниципаль этапларда җиңүче иң яхшы командалар җыелды.