Хезмәт терапиясе-социаль эштә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен, аларның хезмәт эшчәнлеге күнекмәләрен булдыру , торгызу һәм саклап калу,чит кешеләр ярдәменә бәйлелек дәрәҗәсен киметү максатларында кулланыла торган терапевтик йогынты ысулларының берсе .
Бүген хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә “Трудотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Тема : "ТАССР ның 100 еллыгына карата, кәгазьдән эшләнмәләр ясау”. Максатлары : кәгазь белән эшләп вак кул моторикасын үстерү, кәефне яхшырту , хәтер һәм кузаллауны үстерү.
Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел тулу уңаеннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм чаралары үткәрелде.
1943 елның 12-30 гыйнварында, Ленинград һәм Волхово фронтлары көче,шулай ук Балтика флоты көчләренең бер өлеше, Ладожск хәрби флотилиясе һәм ерак хәрәкәт авиациясе ярдәмендә үткәрелгән «Искра» операциясе нәтиҗәсендә Ленинград азат ителә. 18 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелә.
Шул куркыныч вакыт турында онытмаска безгә Камалыштагы кешеләрнең хатирәләре ярдәм итә. Шуларның берсе Исхаков Ринат Садыйк улы – хәзерге вакытта Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши. 2020 елның 27 гыйнварында әлеге бәйрәм уңаеннан интернат-йортта район җитәкчелеге һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан Исхаковны тантаналы котлау чарасы оештырылды. Бүген Исхаков Р. С. бүләкләр һәм котлаулар алды.
“Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында” психолог Вәлиева С.М. төп когнитив һәм психик функцияләрне торгызу һәм үстерүгә юнәлдерелгән дәрес үткәрде. "Сурәтне тәмамла" методикасы кулланылды. Дәресләрнең максаты: проектлы методикадан чыгып, шәхеснең характеристикаларын төзү; шәхеснең үз-үзе турында мәгълүматны тулыландыру; рефлексия; шәхесара мөнәсәбәтне, фикерләүне яхшырту.
Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Трудотерапия» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.Мастер - классның темасы : “Төсле җепләрдән картина ясау” . Максатлары : вак кул моторикасын яхшырту, хезмәт эшчәнлегенә мотивация формалаштыру.
27 декабрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа ел әкияти тамашасы булып узды. Яңа ел бәйрәме алдыннан тамашаның куелышы матур традициягә әйләнде, шуңа күрә биредә яшәүчеләр дә, учреждение хезмәткәрләре дә әлеге чараны түземсезлек белән көттеләр. Тамашачылар һәм катнашучылар-интернат-йортта яшәүчеләр саны барлыгы 51гә якын кеше.
Театральләштерелгән тамашада барлык рольләрне дә актер-һәвәскәрләр уйнады, бу артистлар үзебезнең хезмәткәрләр һәм яшәүче әби-бабайлар.. Ә сценарий һәр репетициягә тулыланды, чөнки һәр актер үз ролен якты һәм онытылмаслык итәргә теләгән иде. Соңыннан Яңа ел лотереясы үткәрелде.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында психолог Вәлиева С.М. интернатта яшәүчеләр белән көлке терапиясе дәресе үткәрде. Көлү терапиясе ярдәмендә, барыннан да элек, җыелган психологик проблемаларны хәл итеп була. Без стрессларны җиңеп, аралашуны арттырабыз, нәфрәт, усаллыктан һәм үпкәдән арынабыз, тискәре эмоцияләр һәм ярсуныларны ташлыйбыз. Чагыштырмача тынычлык халәтендә башланган көлке нәтиҗәдә бөтен организмыбызны торгыза.
Узган ял көннәрендә, Теләче районында, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен армреслинг буенча республика чемпионаты узды. Анда, Саба муниципаль районы командасы составында, Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче Заһидуллин Рөстәм Ибраһим улы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Заһидуллин Р.И. призлы икенче урынны алды.
Моннан тыш, безнең карамактагы өлкәннәр өстәл теннисы кебек спорт төре белән актив шөгыльләнә. Атнага өч көн алар өчен Байлар Сабасы спорт комплексына бару оештырыла.
Лесхоз интернат-йортында волонтерлык эшчәнлеге кысаларында Саба муниципаль районының Ике басу Арташ авылы мәдәният йорты коллективы хәйрия концерт программасы белән чыгыш ясады. Алар үзләренең матур чыгышлары белән интернатта яшәүче һәм хезмәткәрләрнең күңелләрен яуладылар. Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты бу иҗат коллективына матур чыгышлары өчен рәхмәт белдерә.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Вәлиева С.М. җитәкчелегендә эчке ресурсларны мобилизацияләүгә юнәлдерелгән шәхси һәм төркем форматындагы чаралар үткәрелде. Төп когнитив һәм психик функцияләрне диагностикалау һәм тикшерү эшләре башкарылды.
Хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л. җитәкчелегендә учреждениедә даими рәвештә кәгазьпластика социаль технологиясе буенча дәресләр уза. Кәгазь пластика - сәнгатьнең заманча төрләренең берсе. Ул, аппликация ясау, рәсем ясау, коллаж, кәгазьдән конструкцияләү кебек төрле юнәлешләрнең синтезы булып тора. Кәгазьпластика декоратив-бизәү сәнгатенең бер төре буларак киң кулланыла. Әлеге техниканы кулланып, бәйрәмнәргә эксклюзив открыткалар да, фигуралар да, тулы бер тәмамланган картиналар да булдырырга мөмкин. Сәнгатьнең шундый җитди әсәрләрен иҗат итү өчен күпьеллык тәҗрибә тупларга кирәк. Кәгазьпластика үзеңнең индивидуальлегеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә; иҗади фикерләүне, күзаллауны, вак һәм эре моториканы үстерә; гүзәллек дөньясына кереп китәргә ярдәм итә; конструкторлык эше күнекмәләрен, коллективта эшләү тәҗрибәсен алырга, чит кешеләрнең фикерен тыңларга һәм кабул итәргә булыша.