6 ноябрь Татарстан Республикасы халкы Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтә.
33 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә, ул республика Югары Советының XII сессиясендә расланган иде. Әлеге мөһим хокукый документны төзү төбәкнең сәяси системасы үсешендә сизелерлек роль уйнады.
Татарстан Конституциясе көне республикада яшәүче халыкларның тарихына, гореф-гадәтләренә һәм кыйммәтләренә хөрмәтне гәүдәләндерә. Төп канун Татарстанның күпмилләтле халкын хакимиятнең бердәнбер чыганагы итеп билгеләде, гражданнарның гражданлык, этник һәм социаль тигезлеген закон нигезендә ныгытты.
Әлеге бәйрәм алдыннан,5 октябрь көнне, Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Татарстан Конституциясе көне» темасына мәгълүмати сәгать үткәрелде.
4 ноябрь көнне бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу-үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерү, илебезнең барлык кешеләрен бер-берсенә, туган ягына, Россиягә мәхәббәт белән берләштерү көне.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә стена газетасы чыгарылды.
29 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә уен терапиясе үткәрелде. Дабл слинг исемле уен уйнадык.
Дабл слинг-ул уникаль динамик өстәл уены. Уен кулларның вак моторикасын, төгәллекне, реакцияне, игътибарлылыкны бик яхшы үстерә.
26 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортына Башкортстанның атказанган артисты Асаева Гөлназ Рөстәм кызы һәм аның төркеме хәйрия концерты белән килделәр. Коллектив һәм социаль хезмәтләр алучылар исеменнән Сезгә иҗади уңышлар һәм нык сәламәтлек телибез.
Әтиләр көне алдыннан 17 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортында Саба муниципаль районының Эзмә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары булдылар. Укучылар концерт программасы күрсәттеләр һәм социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә мастер-класс үткәрделәр.
16 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягъфәрова Г. Н.һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы дәүләт автоинспексиясе инспекторы Насыйбуллин И. Д. өлкәннәр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.
Инспектор юлны ничек дөрес кичү турында җентекләп сөйләде. Тәүлекнең караңгы вакытында күренеп торуның никадәр мөһим булуын әйтте.
Инспектор һәркемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар җыелмасын тапшырды һәм аларны киемдә ничек дөрес урнаштырырга икәнен күрсәтте. Өлкәннәр бүләкләрне кызыксынып карадылар һәм юлда куркынычсызлык турында сораулар бирделәр. Очрашу азагында тәрбияләнүчеләр кунакларга файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә иттеләр.
15 октябрь көнне бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 211 ел тула.
Михаил Юрьевич Лермонтов-рус әдәбиятында гаҗәеп күренеш. Аның романтизм рухын һәм тирән психологизмны үз эченә алган иҗаты алдагы буын язучыларына һәм шагыйрьләренә гаять зур йогынты ясый. Михаил Лермонтов-рус мәдәнияте тарихында тулы бер чор.
15 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лермонтовның туган көне уңаеннан тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Илһамның фетнәчел гение» темасына мәгълүмати сәгать үткәрелде.
8 сентябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар кәгазьдән картина ясадылар. Максаты: кулларның вак моторикасын һәм күз күремен яхшырту, хыял һәм фантазияне үстерү.
Халыкара өлкәннәр көне декадасы кысаларында 7 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары тәрбияче һәм социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
1 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук «Киләчәккә ышаныч белән» волонтерлык проекты вәкилләре дә булды, безнең әби-бабайларны тәмле һәм матур бүләкләре белән сөендерделәр.
Бәйрәмебезгә килгән кунаклардан котлау сүзләре яңгырады.