Узган ял көннәрендә, Теләче районында, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен армреслинг буенча республика чемпионаты узды. Анда, Саба муниципаль районы командасы составында, Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче Заһидуллин Рөстәм Ибраһим улы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Заһидуллин Р.И. призлы икенче урынны алды.
Моннан тыш, безнең карамактагы өлкәннәр өстәл теннисы кебек спорт төре белән актив шөгыльләнә. Атнага өч көн алар өчен Байлар Сабасы спорт комплексына бару оештырыла.
Лесхоз интернат-йортында волонтерлык эшчәнлеге кысаларында Саба муниципаль районының Ике басу Арташ авылы мәдәният йорты коллективы хәйрия концерт программасы белән чыгыш ясады. Алар үзләренең матур чыгышлары белән интернатта яшәүче һәм хезмәткәрләрнең күңелләрен яуладылар. Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты бу иҗат коллективына матур чыгышлары өчен рәхмәт белдерә.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Вәлиева С.М. җитәкчелегендә эчке ресурсларны мобилизацияләүгә юнәлдерелгән шәхси һәм төркем форматындагы чаралар үткәрелде. Төп когнитив һәм психик функцияләрне диагностикалау һәм тикшерү эшләре башкарылды.
Хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л. җитәкчелегендә учреждениедә даими рәвештә кәгазьпластика социаль технологиясе буенча дәресләр уза. Кәгазь пластика - сәнгатьнең заманча төрләренең берсе. Ул, аппликация ясау, рәсем ясау, коллаж, кәгазьдән конструкцияләү кебек төрле юнәлешләрнең синтезы булып тора. Кәгазьпластика декоратив-бизәү сәнгатенең бер төре буларак киң кулланыла. Әлеге техниканы кулланып, бәйрәмнәргә эксклюзив открыткалар да, фигуралар да, тулы бер тәмамланган картиналар да булдырырга мөмкин. Сәнгатьнең шундый җитди әсәрләрен иҗат итү өчен күпьеллык тәҗрибә тупларга кирәк. Кәгазьпластика үзеңнең индивидуальлегеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә; иҗади фикерләүне, күзаллауны, вак һәм эре моториканы үстерә; гүзәллек дөньясына кереп китәргә ярдәм итә; конструкторлык эше күнекмәләрен, коллективта эшләү тәҗрибәсен алырга, чит кешеләрнең фикерен тыңларга һәм кабул итәргә булыша.
Хезмәт терапиясе өлкән кешенең мөстәкыйль тормышын нәтиҗәле оештыру шарты булып тора, аңа рәхәтләнеп яшәргә ярдәм итә. Өлкәннәр өчен үз эшенең кыйммәтен тою, аның тирә-юньдәгеләр өчен файдалы булуына ышану мөһим. Өлкән пациентлар белән эшләүдә кулланыла торган хезмәт терапиясенең мөһим бурычы булып өлешчә югалган хәрәкәт функцияләрен кире кайтару, шулай ук хезмәт күнекмәләрен торгызу яки формалаштыру тора. Әлеге максатлар өчен Лесхоз интернат – йортында кәгазь пластикасы, хезмәт терапиясе, музыкотерапия, уен терапиясе кебек технологияләр кулланыла.
Өлкән буын бәйрәме-Өлкәннәр көне.
1 октябрь-үзенчәлекле көн. Нәкъ менә бүген бөтен дөнья өлкәннәрне хөрмәтли: котлаулар әзерли, әби-бабайларны бәйрәмгә чакыра, аларны тәмле торт һәм чәй белән сыйлый.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел
Һәр көн яңа бәхет килсен
Моңаерга кирәк түгел
Шатлыгыгыз ешрак булсын,
Кайгылар урап үтсеннәр.
Еллар санын сизмәс өчен -Оныклар гөрләп үссеннәр!
"Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты " нда да ел саен бу матур бәйрәм билгеләп үтелә. Яшәүчеләребез өчен матур концерт программасы, бүләкләр, коллективтан, ТР районнарыннан килгән делегацияләрдән һәм туганнардан котлаулар оештырыла. Әмма иң мөһиме ул - игътибар.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты һәм интернатта торучылар (инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр) махсус контроль астында тора. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүдән башка,интернатта, даими рәвештә, янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча персоналның эшчәнлеген тикшерү өчен тактик өйрәнүләр үтә. Шундый өйрәнүләрнең берсе 18 апрель көнне үтте. Ахырда нәтиҗә ясалды һәм барлык катнашучыларның гамәлләренә бәя бирелде. Әлеге чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен янгын күзәтчелеге инспекторлары өстәмә тәкъдимнәр ясадылар. Тулысынча алганда, өйрәнүләргә уңай бәя бирелде.
Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында, матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән, Иске Икшермә авыл клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үзләренең биюләре, җырлары белән катнашучылар әби-бабайларның берсен дә битараф калдырмадылар.
Кәгазь пластикасы - ул кәгазь битен җанландыру сәнгате , аннан санаулы минутлар эчендә чәчәкләр , кошлар , хайваннар үрнәкләре ясап була . Кәгазь - ул бик уңайлы материал .
Бүген "Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында", хезмәт буенча инструктор Әгләмова Л.И. җитәкчелегендә «Кәгазь пластикасы» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Тема : "Җиләк-җимеш рәсемен ныгытма кәгазь белән төрү". Максатлары : кәгазь белән эшләп вак кул маторикасын яхшырту, кәефне күтәрү.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен күңелле концерт программасы белән Шәмәрдән бистәсеннән «Тулган ай» фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Ә 3 сентябрьдән безнең интернатта “Экстремизмга – ЮК!” айлыгы башланды. Акцияне " Хәтер шәме» акциясе үткәрүдән башладык.