ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2024 ел
җомга

            Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәннәренең котлаулары уза. Бүген Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйретдинов Радик Рамазан улы шушы авыл җирлегеннән килгән ветеран Галимуллина Шәмсебадар Галимулловнаны котлады. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановтан бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды. 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортына эш визиты белән Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов килде. Учреждениенең капиталь ремонтлау эшләре каралды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

 17 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль реабилитация буенча белгеч җитәкчелегендә «Хәтер терапиясе» технологиясе узды. Социаль хезмәтләр алучылар белән аларның яшьлек еллары һәм тормышларында булган вакыйгаларны искә төшерделәр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 9 апрельдә Чувашия башкаласы Чебоксар шәһәрендә интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Лесхоз интернат йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей бу чемпионатта уңышлы катнашты һәм призлы урыннар алды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

3 нче  апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм  инвалидлар өчен интернат йортында вак моториканы яхшырту буенча индивидуаль күнекмәләр үткәрелде.

Бу күнекмәләр хәрәкәт координацияләрен үстерүгә ярдәм итә, сенсомотор активлыкны яхшырта, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген арттыра.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

27
март, 2024 ел
чәршәмбе

27 нче мартта Лесхоз  өлкәннәр  һәм  инвалидлар өчен  интернат йортында  яшәүчеләр  медицина  тикшерүе  уттеләр.

   Социаль  хезмәт  алучыларны  Саба  район хастаханәсендә  эшләүче табиблар:  хирург,  уролог,  отоларинголог, гинеколог,  окулист, терапевт һәм башка  белгечләр  тикшерде. Медицина  тикшеруе    буенча  тиешле  дәвалау һәм медицина  процедуралары  билгеләнде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

15
март, 2024 ел
җомга

15 мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнаштылар. Һәр тәрбияләнүче тавыш бирү хокукыннан файдаланды.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

13
март, 2024 ел
чәршәмбе

13 мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән, пластилиннан чәчәкләр ясау дәресе узды. Бу кулларның вак моторикасын үстерүгә, кул хәрәкәтләрен, иҗади фантазияне координацияләүгә ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында, Лесхоз интернат-йортында «Ягез әле әбиләр-кызлар» конкурсы уздырылды.

Бу искиткеч язгы бәйрәм белән хатын-кызларыбызны котладылар. Чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр. Безнең әбиләр һәм интернат-йорт хезмәткәрләре тюльпан бәйләме бүләк иткән хәйрияче Ибраһимов Эльмир Рамиль улына зур рәхмәт белдерделәр.

Янәшәдә игелекле һәм ваемсыз булмаган кешеләр булуы яхшы, алар онытмый һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында, без Лесхоз интернат – йорты хезмәткәрләре «Интернатта яшәүче әбигә чәчәк бүләк ит» дигән акциясен уздырырга булдык. Безнең белдерүгә игелекле булган кешеләр җавап бирде.

Бүген безгә Кукмара районыннан, Кукмара шәһәреннән «Мәхәббәт белән дигән чәчәк салоны» шәхси эшмәкәр Шәрипова Алсу Закировна матур чәчәк бәйләмнәре алып килде. Әбиләребезне бу искиткеч язгы бәйрәм белән котладык. Безнең әбиләребез хәйриячеләргә зур рәхмәт белдерделәр.

Янәшәдә игелекле һәм ваемсыз булмаган кешеләр булуы яхшы!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International