19 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында ,шәфкать туташы җитәкчелегендә, социаль хезмәт алучылар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Бочче" уены үткәрелде.
Бу уенда катнашучылар парлап уйный. Уен кагыйдәләре гади: шарларны көндәшеңә караганда «паллино»га (ак шарга) якынрак ыргытырга кирәк. Беренче карашка бу уен җиңел кебек тоелса да, бу алай түгел. Ыргытуның җитезлеге һәм төгәллеге кирәк.
Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндеру булегендә шэфкать туташы массаж курслары үткәрә.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан приютта "Ватанны саклаучылар көненә открыткалар"акциясе оештырылды. Балалар күңел җылысы белән, иҗади яктагн якын килеп открыткалар ясадылар.
Шулай ук «Компьюшка» түгәрәгендә башлангыч класс укучылары Ватанны саклаучылар көненә магнитиклар ясадылар. Балалар рәсемнәрне мөстәкыйль сайларга, документка куярга һәм принтер аша бастырырга өйрәнделәр. Бу аларга иҗатларын үстерергә һәм мөһим бәйрәм белән танышырга ярдәм итте.
18 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында күзәтчелек советы утырышы үткәрелде. Учреждениенең 2025 елдагы эше белән таныштылар. 2026 елга планнар белән уртаклаштылар.
Саба муниципаль районы «Тургай» приютында даими рәвештә тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла. Балалар приют базасында гамәлгә ашырыла торган түгәрәкләргә рәхәтләнеп йөриләр. «Мыльные фантазии» сабын кайнату түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп иҗат итәләр, уникаль хуш исле шедеврлар тудыралар һәм һәр сабын кисәгендә үзләренең иң якты идеяләрен гәүдәләндерәләр.
"Чудеса плетения " түгәрәге программасын гамәлгә ашыру кысаларында без тәрбияләнүчеләр белән ротангтан кашпо үрәбез.
Шулай ук без туку станогында «тукучылык» техникасын өйрәнү проектын гамәлгә ашыра башладык. Балалар рәхәтләнеп яңа эшкә өйрәнә башладылар һәм зур кызыксыну белән яңа иҗатны өйрәнәләр. Тукучылык техникасын өйрәнү — ике җеп системасын үреп, тукыма ясауның мавыктыргыч процессы.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташлары социаль хезмәт алучыларның антропометрик мәгълүматларына көндәлек контроль алып баралар. Әлеге процедура йөрәк-кан тамырлары системасының торышын һәм кабул ителә торган препаратларның нәтиҗәлелеген тикшереп тору өчен кирәк. Кан басымын һәм пульсоксиметрияне үлчәү ,эчке органнар эшендә мөмкин булган үзгәрешләрне вакытында ачыклау мөмкинчелеген бирә.
«Тэмлетамак» түгәрәгенә йөрүчеләр камыры әзерләү технологиясе һәм балалар яраткан «Сгущенкалы чикләвек» әзерләү рецепты белән таныштылар. Камырны үзләре болгаттылар, шарларны тәгәрәтеп, формада пешерделәр, аннары сгущенка белән тутырдылар. Әлбәттә, әзерләү процессыннан соң балалар кухняны чистарттылар, савыт-сабаны юдылар һәм җыештырдылар. Мондый практик дәресләр балаларның кулинария күнекмәләрен үстереп кенә калмыйча, аларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү һәм өйдә чисталык саклауның мөһим күнекмәләренә дә өйрәтә.
Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан приютта тәрбияләнүчеләр аның шигырьләренә рәсемнәр ясадылар. Бу сәнгать әсәрләре аның шигъриятенең тирәнлеген һәм матурлыгын чагылдыра, Муса Җәлил иҗаты яшь буынны Ватанны саклауга рухландыра.
Балалар шулай ук шагыйрьнең үзе язган яраткан шигырьләрен дә дулкынланып укыдылар . Аларның чын күңелдән башкарылуы шигъри сүзнең бөтен тирәнлеген һәм көчен чагылдырды, Муса Җәлил иҗатының мәңгелек кыйммәтен һәм аның яңа буыннарга тәэсирен искә төшерде.
Ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрделәр, "Кызыл ромашка"шигырен сәхнәләштерделәр.
Мондый укыту алымнары бөек шагыйрьнең истәлеген сакларга гына ярдәм итеп калмый, яшьләрне сәнгать аша аның әдәби мирасы белән дә таныштыра.
13 февраль көнне бөек рус мәсәлчесе Иван Андреевич Крыловның туган көне билгеләп үтелә.
12 февральдә Лесхоз бистәсендә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында чаңгы ярышлары буенча чемпионат узды. Интернатыбыздан активистларыбыз Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович һәм Ермалаева Светлана Ивановна катнаштылар, алар призлы урыннар алдылар.