Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылар Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар.Безнең интернат карамагындагылар «Традицион булмаган рәсем техникасы. Тоз белән рәсем ясау» мастер-классында катнаштылар.
5 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» балалар приютында дәрес үткәрделәр. Чара барышында ЮХИДИ инспекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм көндәлек тормышта юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен кулланырга өйрәттеләр. Моннан тыш, балалар инспекторлар белән бергә светофор сигналларының һәм юл билгеләренең әһәмиятен тикшерделәр. Дәүләт автоинспекторлары балаларга тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементлар куллану турында искәрттеләр, бу җайланмалар автомобильчеләр өчен юл кырыенда кешене күренеклерәк итә, транспорт чарасына бәрелү куркынычын киметә, дип аңлаттылар.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чүп җыю һәм территорияне санитар чистарту өмәсе булып узды. Хезмәткәрләр өмәдә актив катнаштылар. Территориядә бөтен кар таратылды һәм чүп-чар җыелды.
Өмә-ул территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр дә! Өмә бик актив үтте. Эш нәтиҗәләре барысын да сөендерде!
Бүген «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һәм республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләре белән берлектә административ бинаның тирә-ягын җыештырырга чыкты. Җирне узган елгы яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар. Таралмаган карны тараттылар.
Саба районының муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы (МСРК) утырышлары расланган график нигезендә уза. 05 апрель көнне профилактика субъектлары кергән сигнал карталарын карадылар, гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү актлары, ведомствоара исәптә торучы гаиләләр белән эшләүнең арадаш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. МСРК утырышы материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә җибәрелде.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны профилактикалау программасы кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы «Минем көчле һәм көчсез якларым" темасына тренинг уздырды. Тренинг шәхеснең көчсез һәм көчле якларын тирән һәм һәрьяклап анализлауга юнәлдерелгән иде. Дәрес, танышу күнегүләреннән башланды. Аннары балалар үзләренең көчле һәм көчсез якларын яздылар, һәм үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Ахырда балалар белән 2 төркемгә бүленеп, «шатлык һәм кайгы агачын» ясадылар. “Мин үз хисләремне ничек белдерә алам?”, “Мин шатлык яки кайгы тудырган ситуацияләрдә үземне ничек тотам?”, “Мин үз хисләрем турында кешегә сөйли аламмы?» дигән сорауларга җавап бирделәр.