Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
“Югары утар 18 сентябрьдә безнең балалар йорты коллективы һәм тәрбияләнүчеләр Байлар Саба район үзәгендә узган «Кабак-2026» бәйрәмендә катнаштылар. Фестивальгә кабактан матур композицияләр һәм төрле ризыклар әзерләнде. Бәйрәмнең төп ризыгы «Кабак бәлеше» булды .
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пихтадан хуш исле һәм дәвалау мендәрләре ясау технологиясе буенча актив эш алып барыла. Интернатта яшәүчеләр бу эштә актив катнаша.
11 сентябрьдә Лесхоз интернат-йортында яшәүчеләр мул итеп кабак уңышы җыйдылар, аны үз куллары белән үстерделәр. Бүгенге көндә интернатта районның «Кабак бәйрәме» чарасына актив әзерлек бара, анда безнең уңыш матур эшләнмәләр һәм тәмле кабак ризыклары рәвешендә куелачак. Мондый чараларга әзерләнүгә көчләрен куйган хезмәткәрләребезгә һәм яшәүчеләребезгә рәхмәт.
«Балкыш» реабилитация үзәге (АНО) коллективының яшьләре катлаулы да, кызыклы да булган «IQ-ТАЙМ» яшьләр квиз-уенында катнашты!
9 нчы сентябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Экстремизмга —юк!" декадасы кысаларында “Күңелле стартлар” булып узды. Чараның максаты рекордлар түгел, ә хәрәкәт шатлыгы, аралашу һәм күңел күтәренкелеге иде. Әлеге спорт чарасында катнашучыларның барысы да уеннан ләззәт һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.
Шәфкатьлелек маршрутлары илебезне уратып ала, ватаныбызның һәр почмагында олы йөрәкле, изге гамәлләр кылучылар бар. Республикабызның хәйриячелек тарихын өйрәнергә «Шәфкать маршрутлары» проектында катнашучылар – Татарстанның барлык почмакларыннан килгән яшүсмерләр чакырылган.
"Экстремизмга-юк!» атналыгы кысасында безнең приютта төрле чаралар уза:
1. Балалар белән рәсем конкурсы үткәрелде. Катнашучылар иллюстрацияләр аша дөньяга үз карашларын, дуслыкларын һәм башкаларга карата толерант мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Эшләр образларның ачыклыгы һәм оригиналь якын килүе белән аерылып торды. Чара иҗади фикерләүне һәм экстремизм проблемасына аңлы мөнәсәбәтне үстерүгә ярдәм итте.
Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндеру булегендә шэфкать туташы массаж курслары үткәрә.
2 нче сентябрь көнне Лесхоз өлкәннәр йортында,шәфкать туташы җитәкчелегендә, интернатта яшәүчеләр арасында “Бочче” уены булып узды.
Бочче- шар белән төгәллекә уйнала торган спорт уены. Ул тернәкләндерү программаларында хәрәкәт мөмкинлекләрен торгызу, координацияне, хәрәкәтләрнең төгәллеген яхшырту, шулай ук инвалид кешеләрне социаль адаптацияләү өчен кулланыла.