ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Кичә, 10 сентябрьдә, 90 яшьлек юбилеен Олы Арташ авылында яшәүче Зарипова Хәлимә Хәбибрахман кызы билгеләп үтте.

“Саба үзәк район хастаханәсе” ДАССУ хезмәткәрләре аны юбилее белән котларга килделәр. 1959 елдан 1982 елга кадәр ул Нырты туберкулез диспансерында санитар булып эшләгән.

Тэги: хастаханә

8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Агымдагы атна Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан "Тире авыруларын профилактикалау атналыгы" игълан ителү сәбәпле, илнең барлык төбәкләрендә әлеге темага тематик чаралар үткәрелә.

«Саба үзәк район хастаханәсе» ДАССУ, чаралар планы нигезендә, кичә, 7 сентябрьдә, Эзмә ФАП мөдире, фельдшер Шәйхетдинова Г.Ш. Эзмә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән тире авыруларын профилактикалау темасына әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында фельдшер шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларда грипптан вакцинациянең әһәмияте турында искәртте һәм вакцинация буенча белешмәлекләр таратты.

Тэги: хастаханә

7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

4-10 сентябрь атнасы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан "Тире авыруларын профилактикалау атналыгы" дип игълан ителде.

Тематик чаралар планы нигезендә, Олы Арташ ФАП мөдире, фельдшер Гасимуллина Г.Ф. "Тире авыруларын профилактикалау" темасына әңгәмә үткәрде.

Олы Арташ балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре белән әңгәмә үткәрелде.

Тэги: хастаханә

6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.

Тэги: хастаханә

5
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 4 сентябреннән «РММАҮ» ДАСУ Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры йөкләмәсе буенча тест режимында Татарстан Республикасының бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге эшли башлаячак. Сәламәтлек саклауның кайнар линиясе Татарстан Республикасының барлык медицина оешмаларын бер җиргә берләштерәчәк, ул халыкка тәүлек әйләнәсе ачык булачак.

Тэги: хастаханә

4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

4 сентябрьдән Шәмәрдән участок хастаханәсендә маммография мобиль пункты эшли башлады.

Тэги: хастаханә

Сентябрь башыннан «Өлкәннәр декадасы»старт алды.

«Саба район узәк хастаханәсендэ декада кысаларында берничә чара планлаштырылган.

Тэги: хастаханә

1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Саба районында фельдшер - акушерлык пунктлары (ФАПлар) тирә-юнен бизәү буенча "Чәчәкле Саба" конкурсы булып узды.

Тэги: хастаханә

28нче августтан 3нче сентябрьгә кадәр Россиядә балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза.

Сәламәт яшәү рәвеше-кеше сәламәтлеген саклауның иң мөһим шарты. Сәламәт яшәү рәвеше физик активлыкны һәм спортны, сәламәт йокыны, баланслы туклануны һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартуны үз эченә ала.

Тэги: хастаханә

31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Саба район үзәк хастаханәсенә” гриппка каршы 5000 дозада, консервант белән «СОВИГРИПП» вакцинасы кайтты. Бу вакцина өлкәннәр өчен билгеләнгән.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International