16.09.2024 Бигәнәй ФАПында "Пациент куркынычсызлыгы" темасына әңгәмә үткәрелде.

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

16.09.2024 Бигәнәй ФАПында "Пациент куркынычсызлыгы" темасына әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмәнең максаты: хәбәрдарлыкны арттыру һәм җәмәгатьчелекнең катнашуын киңәйтү юлы белән пациентларның куркынычсызлыгын арттыру һәм пациентларга зыянны киметү.
Әңгәмә барышында дару препаратларын куркынычсыз кабул итү һәм саклау, пациентның дәвалаучы табиб белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге, стационарга салу вакытында пациентның куркынычсызлыгын арттыру мәсьәләләре каралды.
Әгәр пациент үз вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итсә, үзенең сәламәтлеге турында тулы һәм төгәл мәгълүмат бирсә, медицина хезмәткәренә диагноз, дәвалау планы, мөмкин булган куркынычлар һ. б. турында үзен кызыксындырган сорауларны бирергә оялмаска, медицина ярдәме күрсәткәндә куркынычсызлыкны арттыруда пациентларның үзләренең роле мөһим һәм артырга мөмкин.
Медицина хезмәткәрләренә дәвалау вакытында сәламәтлек торышындагы теләсә нинди тайпылышлар турында хәбәр итәргә кирәк.
Сәламәтлекне яхшырту өчен пациентларның үзләренә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышу мөһим.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International