Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.
Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә: электр яктырткычлар куелды, тротуар өчен брусчатка җәелә. Эшләрне «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.
Тимершык авыл җирлегендә эчәргә яраклы су системасының төгәллеген, төзеклеген “Шемордан МПП ЖКХ” ҖЧҖ тәэмин итә. Алар үз эшләрен вакытында, төгәллек белән башкарып үтиләр.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә арендалау өчен торак йортта эш гөрли.
Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе биләмәсендә ПМК мелиорациясе тарафыннан спорт мәйданчыгында эш төгәлләнеп килә.