ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2023 ел
җомга

   Приютта тәрбиячеләр тарафыннан  мастер-класслар уздырыла. Балаларның бик яратып катнашкан мастер-классы – “Фуд " - ягъни флористика - конфеттан букетлар ясау сәнгате. Һәр бала оригиналь һәм кабатланмас  бәйләм барлыкка китерде.


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

     Россиядә 1 июльдә бик мөһим бәйрәм — Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә.

    "Тургай" приютында “Беркем дә онытылмаган”, “Бернәрсә дә онытылмаган!” дип исемләнгән хәрби тематикадагы рәсемнәр конкурсы узды.  Һәр рәсемдә безгә биргән тыныч көннәр өчен ветераннарыбызга рәхмәт чагыла.

Корбан бәйрәме исламда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе.Традиция буенча бәйрәм берничә көн дәвам итә ала.Корбан бәйрәме уңаеннан приютта тантаналы чәй эчү оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International