27 мартта безнең тәрбияләнүчеләр Теләче районында урнашкан "Дулкын" бассейнында булдылар.
Балалар өчен мондый сәяхәтләр һәрвакыт зур шатлык. Безне игелекле бассейн хезмәткәрләре каршы алды, инструктаж үткәрде, киенү бүлмәләре, душ бүлмәләре күрсәтте. Аларга зур рәхмәт!
Йөзү - бөтен организмга бик файдалы булган матур спорт төре. Ул сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны арттыра, сыгылмалылыкны үстерә, эшчәнлекне арттыра.
Нәүрүз-яз һәм кояш бәйрәме. 26 мартта безнең приютта да Нәүрүз бәйрәме узды. Кунакка Нәүрүз-яз килде. Төрле уеннар үткәрелде. Капчыкларда йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башка уеннарда катнашты балалар. Балалар бик рәхәтләнеп ял итте. Ахырдан кунаклар алып килгән тэмле ризыклар белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Безнең тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлсинә Зөфәр кызы җитәкчелегендә, республика бәйгесендә катнаштылар. «Идел буе халыклары чишмәләре " иҗат конкурсы төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында үткәрелде. Һәр номинациядә балалар призлы урыннар алды.
Катнашучыларны һәм аларның җитәкчесен җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Тәрбиячеләребез Зиганова Ләйсән, Башарова Рузилә, Дәвлетгараева Гөлфина "Гаилә елы" кысаларында республика конкурсында катнаштылар. Конкурска алар үз эшчәнлекләрен чагылдырган видеоматериаллар тәкъдим иттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча алар Грамоталарга лаек булдылар. Котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!