Объектта бизәү эшләре, брекчиядән идәннәр ясау, электромонтаж эшләре һәм инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара. Тәрәзәләрне алыштыру эшләре тулысынча төгәлләнгән. Мебель куела. Үтәлеш проценты - 72. "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Бүген Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлегендә Байлар Сабасы торак пунктында су агызу системаларын проектлау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә бүлек башлыгы Э.Д. Рамазнов, "Вектор" ҖЧҖ проект оешмасы вәкиле, "Саба ТКХ МПП" АҖ һәм "Саба районы ТКХ Шәмәрдән МПП"АҖ директорлары катнашты.
Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше дәвам ителә. Әлеге программа яшь белгечләргә уңайлы шартлар тудыру, яшьләрне авылга җәлеп итү максатыннан эшләнелә. Йорт төзелешен ООО "ПМК 159" оешмасы башкара.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авылында җирлек юлларын ремонтлау эше башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
Курсабаш авылында җирле әһәмияттәге юлларда чокырларны ремонтлау уздырылды. Ремонт эшләре Дорожная һәм Совет урамнарында башкарылды. Эшләрне "МДСУ - 1"ҖЧҖ башкарды.
Иске күперне сүтү бара. Тимер-бетон свайларны терәк астына салу өчен технологик мәйданчык әзерләү.
Кече Кибәче авылында К.Маркс урамында 7 иске агач электр баганасы бетон баганаларга алмаштырылды. Эшне Саба РЭС электриклары башкарды.