ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Курсабаш авылында 21 июньнән 22 июньгә каршы төндә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнар истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды.   Мемориал янына бабалары туган җиребезне яклаган яшьләр җыелган иде. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруга төп өлешләрен керттеләр. Геройлар истәлеге мәңгелек булсын!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Курсабаш авыл җирлегендә Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. катнашында гражданнар җыены булып узды. Җыенда авыл җирлеге башлыгының 2019 елга булган отчеты һәм 2020 елга булачак планнары турында сөйләнелде. Шулай ук җыелышта полиция, янгын куркынычсызлыгы, пенсия фонды, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре чыгыш ясады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районының Курсабаш авылында «Балалар бакчасы» төзелеше бара. Төзү эшен «ПМК 159» ҖЧҖ башкара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

14 сентябрь урман көне уңаеннан Курсабаш авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды.Өмәдә  барлык учрежденияләр дә актив катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

24
август, 2019 ел
шимбә

 «23» август  көнне Курсабаш мәдәният йортында  Курсабаш авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, Дәүләт думасы депутаты Глушков Г.Н. һәм төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Курсабаш авыл җирлеге башлыгы  А.Р. Гыймадиевның  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның «06» февралендэ халыктан кабул ителгән сораулар үтәлеше каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң  Минзәлә татар дәүләт драмы театры актерлары тарафыннан “ Бер яшәп калыйк әле” дигән шаян спектакль күрсәтелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

26
июль, 2019 ел
җомга

26 июль көнне Курсабаш авыл җирлеге буенча "Чиста яр буе" акциясе булып узды. Бу мероприятие бюджет учреждениеләре эшчеләре катнашында узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авылында югары тизлекле интернет кертү буенча эшләр башланды. Эшне Сабинский РУЭС Арского ЗУЭС ОАО «Таттелеком» җәмгыяте алып бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Саба муниципаль районының Курсабаш авылында «Балалар бакчасы» төзелеше башланды. Төзелешне ООО «ПМК 159» җәмгыяте алып бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Сабинская ПМК мелиорация" оешмасы башкарды. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

  Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International