Курсабаш авыл җирлеге командасы Лесхозда узган чаңгы ярышларында актив катнашты.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Ядрә этү” һәм “Еракка сикерү” буенча, 1 нче урыннарны яулады.
21 февральдә бөтен дөнья Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан 19 февраль көнне Сулэ авыл клубы мөдире Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә " Туган телем - иркә голем "дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучыларга туган телнең кеше рухи үсеше өчен кирәклеген, туган телебезне белгәндә, без аны югалтмыйбыз. Тел-ул төрле кешеләр арасында аралашу коралы гына түгел. Туган телнең кеше тормышында әһәмияте тагын да тирәнрәк һәм мөһимрәк. Телнең ни дәрәҗәдә матур һәм бай булуын күрү өчен аны яхшы белергә кирәк. Уен барышында балалар үз белемнәрен сынадылар, картиналарны карадылар, татар теленнән рус теленә тәрҗемә иттеләр.
20 февраль көнне Сулэ авыл клубы мөдире, Курсабаш авыл мәдәният йорты мөдире,Тубэн Утар авыл клубы мөдире һәм үзешчән артистлар белән берлектә Пүкәл авыл клубында "Юлыбыз сезнең якка"дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар.Концертны күңелле программа белән ачтык.Программа барышында без күңелле скетчлар белән чыгыш ясадык. Баянда күңелле,матур җырлар яңгырады, шулай ук тамашачыларны матур биюләр белән сөендерделәр.Залда бик җылы кабул итү булды, артистларны алкышлар белән каршы алдылар.
Саба районының авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Курсабаш һәм Югары Утар авылларында инкубатор белгечләре өчен чираттагы йортлар төзелә.
14 февраль көнне Сулэ авыл клубы мөдире Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә, Изге вәли көненә багышланган "Мәхәббәткэ чикләр юк" дип исемләнгән күңел ачу программасы, яшьләр өчен кичә үткәрделәр. Чара башында мөдир кызыклы итеп Изге Вәли Көне тарихы турында сөйләде. Катнашучылар бу көнне төрле илләрдә ничек бәйрәм итүләрен, гашыйкларның бер-берсенә нәрсә бүләк итүләрен, мәхәббәт хакына бөек кешеләрнең гамәлләре турында белделәр. Дәвам итеп без "мин сиңа Йолдыз бүләк итәм","без - бер бөтен", "Комплимент" кебек конкурслар уздырдык. Гомумән алганда, чара дустанә атмосферада, тулы уңай бәйрәм хисләре белән узды.
«11» февраль көнне Курсабаш авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2020 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.
2. Полиция участок вәкиле чыгышы.
3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.
4. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы участок инспекторы чыгышы.
5. Саба муниципаль районы «Ветлаборатория” мөдире М.В. Шәфиковның йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стериальләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.
6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.
7. Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиевның 2020 елда эшләгән эшләргә еллык отчеты һәм 2021 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.
8. Узган елгы җыенда бирелгән сораулар үтәлеше. Гражданнарның сораулары, тәкъдимнәре
9. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң халыкны борчыган сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.
Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.
6 февраль көнне Курсабаш мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Курсабаш" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Җиһаншин Ирек Сәетша улы һәм баш белгечләр 2020 елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2021 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.
Курсабаш авыл җирлегендәге җирле әһәмияттәге юллар даими рәвештә кардан чистартылып тора.
Саба районының авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Югары Утар авылында инкубатор белгечләре өчен чираттагы йорт төзелә.